Былтыр кәбестә, кишер җыюда катнашкан студент отрядлары быел да шул юнәлештә эшләячәк
Узган 2025 елда Татарстанда яшелчәләр җыеп алуда катнашкан студент хезмәт отрядлары быел да уңыш алуда катнашыр дип ниятләнә.
«Былтыр Әлмәт районында студентлар җәйге чорда кәбестә, кишер җыю белән шөгыльләнде. Татарстанда әле бу юнәлештә эшләгәнебез юк иде. Бу беренче тапкыр. Икенче елга да бу юнәлештә эшләп карарбыз. Бәлки, җиләк-җимешләр дә җыеп булыр. Татарстанда җәен төрле җиләк-җимеш күп үсә бит», – диде «Россия студент отрядлары» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Сөмбел Латыйпова Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Ул Татарстанда авыл хуҗалыгы отрядларының эше әһәмиятле булуын билгеләп узды. «Ел да алдынгы юнәлешебез итеп куябыз. Бу эштә күпчелек Аграр университет студентлары катнаша, ләкин районнарда авыл хуҗалыгы юнәлешендәге көллиятләрдә укучыларны да җәлеп итәбез. Үзебезнең студентларыбызны Татарстанда «Чистополье», «Ак барс» авыл хуҗалыгы преприятиеләрендә эшләтәбез», – диде Сөмбел Латыйпова.
Республика студент хезмәт отрядлары үзәге директоры Василий Ислаев сүзләренчә, студент отрядлары эше чәчү, уңыш җыю вакытында гына алып барылмый. «Егетләр февральдә үк авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, агрегатлар, механизмнар әзерләүдә булыша. Ел саен 2 меңләп кеше производство практикасын һәм җәйге хезмәт семестрын уза», – диде.
