Миңнеханов Түбән Камада Татарстан сәнәгате күргәзмәсен карады
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе кысаларында Түбән Камада оештырылган Татарстан сәнәгать предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады.
Экспозиция үзе ике өлешкә бүленгән: машина төзелеше өлеше халык иҗаты йортының парковкасында урнашкан, ә бина эчендә республиканың башка сәнәгать предприятиеләре үз продукциясен һәм технологияләрен тәкъдим иткән.
Урамдагы күргәзмә коллегиядә катнашучыларны КАМАЗ йөк машиналары линейкасы, авыл хуҗалыгы техникасы, Лотос автобуслары, Ансат вертолеты, шулай ук Sollers компаниясенең яңа фургоннары белән сөендерде.
Күргәзмәнең икенче өлешендә кунаклар машина төзелеше өчен компонентлар җитештерү, ясалма интеллект базасында яңа эшләнмәләр һәм технологияләр, шулай ук Татарстан предприятиеләренең нәтиҗәлерәк эшләве өчен яңа сервислар белән таныша алдылар.
