Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Онлайн Рамазан» белем бирү проектын башлап җибәрә

0

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте белән берлектә Рамазан ае уңаеннан «Онлайн Рамазан» проектын башлап җибәрә. Проект кысаларында ай дәвамында көн саен «ВКонтакте» һәм «Telegram» платформаларында подкаст форматында туры эфирлар узачак. Һәр чыгарылышта танылган дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, яшьләр лидерлары һәм экспертлар катнашуы көтелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов проект үз эченә дини һәм милли мәсьәләләрне алачагын искәртте.

«Без төрле төбәкләрдән татар яшьләре белән бергә җыелышып кызыклы проектлар турында фикер алыштык, төрле идеяләр туды. Шул идеяләрнең берсе – Рамазанны онлайн форматта эшләү. Без Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшлибез, безнең күп кенә яшьләребез Татарстаннан читтә яши. Алар белән элемтәне ныгыту өчен шундый проект эшләргә булдык. Рамазан аеның беренче көнендә, 19 февральдә, беренче эфир булачак. Ул сәгать бердә социаль челтәрләрдә оештырыла. Шулай ук интернетта ай буе яшьләр өчен актуаль булган мәгълүматлар чыгып торачак, дини һәм милли мәсьәләләрне күтәрергә ниятлибез», – диде ул.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, эфирлар татар һәм рус телләрендә, катнаш форматта алып барылачак.

«Яшьләр арасында татар телен камил белмәүчеләр дә бар. Шуңа күрә проектны ике телдә алып барырга булдык. Һәр көн язма һәм видео форматта бик күп файдалы мәгълүматлар чыгып барачак. Рамазан ае, ислам белән бәйле темаларны колачлаячакбыз», – диде Райнур Хәсәнов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Проектны Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты тормышка ашыра. Аның төп максаты – Рамазан аенда яшьләрне һәм киң җәмәгатьчелекне рухи кыйммәтләргә җәлеп итү, татар мөселман җәмгыятендә актуаль сорауларга җавап эзләү, дин белән заманча тормыш арасындагы бәйләнешне күрсәтү. Проектта дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашуы көтелә. Алар арасында: Камил хәзрәт Самигуллин, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Нияз хәзрәт Сабиров, Данис хәзрәт Баһаветдинов, Ленар хәзрәт Хамматов, Айгөл Биктимерова һәм башкалар.

«Кунаклар озак уйланылды. Бер яктан караганда, без үзебезнең халкыбызга Рамазан турында гына түгел, динебез һәм аның асыллары турында гади халыкка да, безне тыңлаган шул ук галимнәргә, эшмәкәрләргә дә кызыклы итеп сөйли ала торган кешеләрне сайларга тырыштык. Безнең проектны мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрәчәк. Ул безгә әлеге айның барлык асылларын сөйли алачак. Рамазан ае ул шундый ай, ул айда бар әйбергә дә вакыт табыла. Чөнки ашыйсы, эчәсе юк, гайбәт сатасы, алдыйсы юк. Шуңа күрә бу вакытта кешенең вакыты арта, әлеге вакытны файда белән үткәрү мөһим», – дип аңлатты Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Проект кысаларында рухи үсеш, яшьләр һәм дин, гаиләдә ураза, татар әдәбиятында ислам мирасы, хәләл бизнес, милли мохиттә бала тәрбияләү, татар мөселман модасы, татар телен өйрәнү тәҗрибәсе һәм башка актуаль мәсьәләләр күтәреләчәк. Проектның модераторы, кунагы, танылган алып баручы Айваз Садыров сүзләренчә, бүгенге көндә дин темасына гади һәм аңлаешлы телдә эшләнелгән проектлар кирәк.

«Соңгы вакытта дин белән бәйле медиаконтент үзенең критик массасына җитте. Халыкка динебезнең асылын гади тел белән аңлату форматы барлыкка килә башлады. Күрүебезчә, халык чыннан да дингә тартыла. Динне гади телдә аңлата алучы форматлар, проектлар кирәк. Бу проект та шундыйларның берсе. Мин үзем дә әлеге юнәлештә актив эшлим. Журналистик тәҗрибәмне дини юл белән бәйләдем. Шәхси проектымны булдырып, төрле хәзрәтләргә гади генә сораулар биреп, шундый ук җаваплар алдым. Монда да шундый формат булачак. Бездә һәрвакыт милләт белән дин бергә барган», - дип билгеләп үтте ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России