Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны транспорт салымыннан азат итәчәкләр
Татарстанда хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларын, өч дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән кешеләрне транспорт салымыннан азат итәчәкләр. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының 18нче утырышында билгеле булды.
Бу мәсьәлә турында парламентның Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев чыгышы барышында сөйләде.
«Федераль законда махсус хәрби операция катнашучыларын һәм аларның гаилә әгъзаларын, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын 2022 елның салым чорыннан транспорт салымын түләүдән азат итү гамәлгә куелды. Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, өч дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән кешеләр өчен 2026 елның салым түләү чорыннан шундый ук ташлама каралган», – дип аңлатты Камил Ногаев.
Салым түләмәү хокукы бер транспорт чарасы өчен бирелә, кайсы транспорты өчен түләмәячәген салым түләүче үзе хәл итә ала.
Камил Ногаев сүзләренчә, әлеге категория гражданнар өчен транспорт салымы ташламалары федераль законда кертелү сәбәпле, республика законында бу нормаларны калдыру артык була. Моңа бәйле рәвештә, нормалар кабатланмасын өчен, «Транспорт салымы турында»гы республика законына үзгәрешләр кертелә.
