Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28

Үзәк сайлау комиссиясе сайлауны оештыручыларның югары һөнәри дәрәҗәсен тәэмин итәчәк

0

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан әзерлек эшен активлаштыра. Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев комиссиянең 118нче утырышын ачканда шулай дип белдерде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте дип хәбәр итә.

Территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен белем бирү программасын гамәлгә ашыру - өстенлекле бурычлар арасында. Ул сайлау процессында һөнәри күнекмәләрне камилләштерү, цифрлы карарлар өлкәсендә компетенцияләрне арттыруга юнәлдерелгән. Гамәли кейслар эшләү һәм сайлау кампанияләренең төп этапларын модельләштерүгә аерым игътибар бирелә.

«Яңа гамәли юнәлешле белем бирү программасының үзенчәлеге - аның төп базасы округ комиссияләре булуында. Татарстан сайлау комиссияләре әгъзаларын әзерләү һәм яңадан әзерләү буенча шактый күләмле эш нәкъ менә аларга йөкләнәчәк. 25 мартта территориаль сайлау комиссияләре рәисләре һәм секретарьлары өчен беренче семинар уздырачакбыз, ә апрельдә Россия Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Россия сайлау технологияләренә өйрәтү үзәге белгечләре катнашында укуларның киләсе этабы узачак. Безнең бурыч - масштаблы федераль кампания алдыннан сайлауны оештыручыларның югары һөнәри дәрәҗәсен тәэмин итү», - дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Республика Үзәк сайлау комиссиясендә билгеләп үтүләренчә, 2026 елның белем бирү чаралары тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга системалы әзерлекнең бер өлеше булып тора.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России