РКБда нинди уникаль операцияләр ясалган һәм 2026 елга нинди бурычлар куела
2025 елда РКБда 59 меңнән артык кеше дәваланып чыккан
Узган 2025 елда Республика клиник хастаханәсе табиблары 300 меңнән артык пациентны кабул иткән. Стационарда 59 меңнән артык кеше дәваланган. 2024 елга караганда, бу 4,8 процентка күбрәк. Вертолетларда һәм машиналарда табиблар пациентларга 815 тапкыр барган. Татарстан авылларында яшәүче 11 мең кешенең сәламәтлеген күчмә комплекста тикшергәннәр, 6 меңгә якын кешене стационарларга җибәргәннәр.
РКБның бала тудыру йортында 7800 бала туган
Узган 2025 елда Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә 7800 бала туган. Әйтергә кирәк, ТР Министрлар Кабинеты Боерыгы нигезендә, узган елда РКБ бала тудыру йорты бөтен республика буенча йөкле хатын-кызларның сәламәтлеген күзәткән.
10,5 мең йөкле хатын-кыздан 1700 гә якын хатын-кызны консультатив-диагностика бүлеге табиблары вакытыннан алда ашыгыч рәвештә перинаталь үзәккә салган. Авырлыгы 1 килодан кимрәк сабыйларның 95 проценты өченче дәрәҗәдәге стационарларда дөньяга килгән.
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев
Узган елда клиникада 37 меңнән артык операция ясалган
Узган елда РКБ табиблары 37 мең 455 кешегә операция ясаган. Алар арасында яңа технологияләр буенча, үзебезнең илдә җитештерелгән яңа эш коралларын кулланып ясалганнары бар.
Әйтик, 2нче ортопедия бүлегендә травматологлар махсус хәрби операциядә катнашучыларның күкрәк читлегеннән кыйпылчыкларны кечкенә генә кисем аша чыгарганнар, бер яралы хәрбинең терсәк буынын алмаштырганнар. Күкрәк читлегеннән – 104, тез, җилкә, аяк балтыры буыныннан 12 кыйпылчыкны яңа эшләнгән корал ярдәмендә тартып чыгарганнар.
Казан федераль университеты галимнәре белән берлектә, сөяк эченә куела торган штифт эшләнгән, Россиядә аңа тиңнәр юк икән. Аны хәрби операциядә катнашучының аягына керткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә бүлек мөдре, травматолог-ортопед Рамил Салихов сөйләде.
Сидек куыгында яман шеш ачыкланган пациентка лапароскопия цистэктомиясе дигән операция ясаганнар. «Корсак куышлыгында тишек ясап, сидек куыгын алдык. Аннары махсус кораллар белән нечкә эчәк сегментыннан резервуар ясала, сидек юлы каналына тегелә, ул пациентка кече йомышын үтәргә мөмкинлек бирә. Кечкенә кисем аша гына ясалуы пациентка тизрәк аякка басарга мөмкинлек бирә», – дип сөйләде хастаханәнең 2нче урология бүлеге мөдире Михаил Ульянин.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Хәзерге вакытта шундый бер операция ясалган. Бу тәҗрибәне алга таба да дәвам итәргә җыеналар. Республикада 30-40 кешедә шундый операциягә ихтыяҗ бар. Үзебезнең илдә ясалган эш кораллары кулланылуы да әһәмияткә ия.
Шулай ук, уникаль операцияләрдән табибларның эндоскопик гастропластика ярдәмендә симерүдән интеккән бер хатын-кызга ярдәм иткәннәрен әйтергә кирәк. Ә кабырга сеңерен кулланып, күз чокырын торгызганнар.
Узган елда клиникада 75 кешегә бавыр күчереп утыртылган
Узган елда клиникада бавыр күчереп утырту буенча 75 операция үткәрелгән. Бөер трансплантациясе буенча – 114, кәүсә күзәнәкләрен күчереп утырту буенча 5 операция ясалган.
Шулай ук, РКБ табиблары Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә һәм Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә бавыр һәм бөер күчереп утырту буенча тәүге операцияләрне башкарырга булышкан.
Яңа туган балаларга автоматик рәвештә ЭКГ үткәрү программасы гамәлгә кертелгән. Шулай ук, КФУ галимнәре белән берлектә, контраст белән эчәклеккә УЗИ ясала.
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев
Тромб баш мие тамырыннан катетер ярдәмендә суыртып алына
Рентгенэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау юнәлешендә эшләүче табиб Диана Досманова, КФУның Физика институты белән берлектә, тромбоэкстрактор эшләнгәнен әйтте. Аппарат инсультны дәвалаганда кулланыла. Тамырда тыгылган тромбка рентген астында махсус катетер кертелә, һәм тромб баш мие тамырыннан суыртып алына», – дип сөйләде табиб «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.
Тагын бер уникаль технологияләрнең берсе – ультратавыш тәэсирендә тромбны таркату. Бу үпкә артериясендә тромбоэмболия диагнозы булган кешене үлемнән коткара.
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев
«Нәсел чирләре теләсә кайчан килеп чыгуы ихтимал»
РКБ поликлиникасының медицина-генетика консультациясе неонаталь скринингы лабораториясе биологы Полина Чигвинцева быел гыйнварда нәселдән килгән патологияләрнең бердәм цифрлы регистры гамәлгә кертелгәнен әйтте.
«Әлеге регистрга, нәселдән килгән нинди дә булса зәгыйфьлек, тайпылышлары булган гаиләләрне тикшереп, алар турында мәгълүматлар өстәлә. Диагнозлар төгәл ачыкланган, расланган очракта, алда генетик яктан нинди куркыныч янаганын чамалап, шуларны алдан кисәтергә мөмкинлек туа. Без әле әти-әни булырга өлгермәгән яшьләрне дә, әби-бабайларны да тикшерәбез. Нәсел чирләре теләсә кайчан килеп чыгуы ихтимал», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Полина Чигвинцева.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта 675 гаиләнең генетик картасы төзелгән. «Татарстанда яшәгән һәр 20нче кешедә нәсел чире бар. Нәкъ менә шул сәбәпле йөкле хатын-кызларга генетик скрининг уздырабыз, ул сәламәтлектә тайпылышларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә», – диде белгеч.
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев
«Иммунодефицитның иң авыр формаларын дәвалауны бала тугач беренче айларда ук башларга кирәк»
Генетик тайпылышлар аркасында тумыштан иммунодефицит ачыкланган пациентларга ярдәм системасы төзелгән. Какшаган иммунитет белән туган балаларда инфекциянең сәламәтлеккә бик җитди зыян китерүе ихтимал, ул аутоиммун авырулар да китереп чыгара.
РКБ консультатив поликлиникасының клиник иммунология үзәге мөдире Алексей Лунцов сүзләренчә, элек бу төр авырулар сирәк очрый торганнардан саналса да, хәзер алай түгел – бу группада 600дән артык авыру билгеле. Бу чирләрнең ешлыгы 5 мең кешегә 1 очрак тирәсендә.
«Татарстанда мондый пациентларны дәвалауның уңай тәҗрибәсе кертелде. Башта беренчел звено, аннары стационарларда белгечләр күзәтүендә. Шундый эш нәтиҗәсендә, бу авырулар, Россиянең башка төбәкләренә караганда, Татарстанда ике-өч тапкыр ешрак ачыклана.
Табиб әйтүенчә, тумыштан зәгыйфьлекне бала карында вакытта ук ачыклау хәерлерәк. «Иммунодефицитның иң авыр формаларын дәвалауны бала тугач беренче айларда ук башларга кирәк, юкса, баланың исән калмавы ихтимал. Бу максаттан, 2024 елдан неонаталь скрининг уздырыла», – ди Алексей Лунцов.
Хәзерге вакытта регистрда иммунитетында зәгыйфьлек белән туган 200 ләп бала исәпләнә.
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев
«Яңарышка омтылу рухы сакланыр дип ышанабыз»
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Республика клиник хастаханәсендә татарстанлыларның сәламәтлеген саклауда яңалык кертү рухы алга таба да дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде.
«РКБ – республиканың алдынгы медицина үзәкләренең берсе. Без һәрвакыт РКБ тәҗрибәсенә һәм медицина юнәлешендәге уку йортлары белемнәренә таянабыз», – диде министр. Хәзерге вакытта хастаханә табиблары КДМУ һәм Казан федераль университетының медицина-биология факультеты мөгаллимнәре белән берлектә эш итә.
«Бүген РКБ халыкның гомерен саклап калу, дәвалау буенча зур эш башкара. Медицина-генетика өлкәсендә эзләнүләр бара, травматологиядә, ортопедиядә яңа материаллар кулланылуын, йөрәк-кан тамырлары патологияләрендә импортны алмаштыру юнәлешендә технологияләр эшкә җигелүен күрдек. РКБның бу мәсьәләдә уңай динамикасы күренә», – дип ассызыклады Альмир Абашев.
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев
Республика хастаханәсен модернизация көтә
Алдагы ике елда Республика хастаханәсен модернизация көтә. Министр журналистларга хәбәр иткәнчә, яңарту эшләре концепциясе турында хәзерге вакытта фикер алышулар бара. Искергән диагностика җиһазларын яңарту, бинада ремонт һәм коммуникацияләрне төзекләндерү көтелә. Республика клиник хастаханәсе баш табибы Марат Гатауллин әйтүенчә, клиника алдында беренче позицияне саклап калу бурычы тора. «Модернизация проблемасын хәл итәр вакыт җитте, без аңа мохтаҗ. Алда безне эшләр көтсә дә, эш тизлеген саклап калу кирәк», – диде баш табиб.
