Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

КФУда татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында методик семинар узды

0

Бүген Халыкара туган телләр көне уңаеннан КФУның Габдулла Тукай исемендәге югары мәктәбендә Республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында «Әдәбият дәресләрендә татар киносын файдалану мөмкинлекләре» дигән темага методик семинар узды. Бу хакта «Татар ядкарьләре» Телеграм-каналы хәбәр итә.

Семинар барышында Фирдус Гыймалтдиновның «Үлемгә бер адым алдарак» әсәре буенча төшерелгән документаль фильм күрсәтелде.

Фильмда махсус хәрби операция зонасында Татарстан егетләреннән оештырылган «Тимер» батальонында хезмәт иткән Илнур Хәертдиновның «Урал» мотоциклында фронт сызыгыннан тылга 200дән артык яраланган сугышчыны алып чыгуы һәм яу кырында һәлак булуы хакында сүз бара.

Семинарны Югары мәктәпнең әдәбият кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова бик җанлы итеп алып барды.

Семинар барышында Югары мәктәп каршында эшләп килүче «Мизгел» театр студиясе студентлары әсәр сюжеты буенча театрлаштырылган тамаша-өзек күрсәтте. Моннан тыш, Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы соңгы елларда дөнья күргән, батырлык темасы яктыртылган спектакльләр, кинофильмнар, китаплар белән таныштырды. Аларны дәрес структурасына кертү юлларына, технологияләренә игътибар бирде.

Семинарга Нәкый Исәнбәтнең әле генә дөнья күргән «Татар мифлары» (төзүчесе - М.М.Хәбетдинова, фәнни редакторы - Ф.Х.Җәүһәрова) китабын бүгенге әдәбият дәресләрендә куллану юлларын күрсәтү өчен Фәнзилә Җәүһәрова да чакырылган иде.

Ул да чыгышын халык иҗатында батырлык, ватанпәрвәрлек темалары чагылышы белән башлап җибәрде һәм Нәкый Исәнбәтнең әлеге тупланмасында урын алган мифологик персонажларга бәйле текстларны куллану мөмкинлекләре хакында аңлатты.

Семинарга килер алдыннан укытучылар өчен махсус олимпиада форматында тәкъдим ителгән сораулыклар бирелгән булган.

27 сораудан торган биремнәрнең барысы да татар халкы, яучылары, композиторлары иҗатында чагылыш тапкан батырлык темасы белән бәйле иде. Укытучыларның барысы да әлеге эшне уңышлы башкарып чыкты һәм бу төр эчтәлектәге сораулыкларны үз дәресләрен оештырганда да рәхәтләнеп кулланачакларын әйтте.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, бүгенге семинар эшлекле узды һәм эчтәлеге, тәкъдим ителгән методик алымнары белән бик файдалы чара булды.

«Татар ядкарьләре» Телеграм-каналы фотолары







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России