Әлмәт районы хакимияте: БПЛА һөҗүменнән соң янгын сүндерү дәвам итә
Әлмәт районында БПЛА һөҗүме нәтиҗәләрен бетерү эшләре дәвам итә. Урында ашыгыч хезмәтләрнең барлык көчләре һәм чаралары җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә.
«Халыкка куркыныч янамый. Вазгыятьне контрольдә тотабыз», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Шулай ук район хакимияте БПЛА очканын һәм һава һөҗүменә каршы оборона системаларының эшен фото һәм видеога төшерү һәм интернетта урнаштыру катгый рәвештә тыела, дип искәртте.
Элегрәк ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова иртән Әлмәт районындагы сәнәгать зоналарының берсендә дошман пилотсыз очкычларын юк иткәннән соң янгын чыгу турында хәбәр итте.
Якынча мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Район халкына куркыныч янамый.
