Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2026

Апанай мәдрәсәсендә хатын-кызлар өчен ифтар узды

0

22 февральдә Казанның Апанай мәдрәсәсендә хатын-кызлар өчен махсус ифтар оештырылды. Ифтарга Апанай мәдрәсәсендә белем алучылар, җәмәгать эшлеклеләре, мәхәлләгә актив йөрүчеләр чакырылган иде.

«Һәр ел, хатын-кызларыбызны бергә җыеп, ифтар уздыру матур традициягә әверелде. Узган ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан чарада Бөек Ватан сугышында катнашкан, яу кырында башларын салган, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган, шәһит киткән ир-атлар хакында сөйләшкән идек. Быел исә бәйрәмебезне әбиләргә багышларга булдык», – дип искәртеп узды чараны алып баручы һәм оештыручы Гөлназ Ильязова. Ул әлеге чараларның мөһимлеген искәртеп узды һәм барлык килгән кунакларга да рәхмәт белдерде.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Апанайда үтә торган мондый чараларның Рамазан аенда үтүе милли йолага әйләнде. Без бүгенге көнгә кадәр үзебезнең гореф-гадәтләрне саклау, милли телебезне үстерү, тарихыбызны барлап, милләт аналарын искә төшереп үтәбез. Бу чара саф татар телендә генә баруы күңелләргә тагын бер кат рәхәтлек өсти. Татар халкы, аның хатын-кызлары нинди гыйлемле, зәвыклы, нинди уңган, тырыш икәнлекләрен горурланып искә алабыз», – дип искәртеп узды «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең матбугат бүлеге җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова.

Ул чарага махсус алып киленгән бизәкләп чигелгән ашъяулыкларга игътибарга итте.

«Әлеге ашъяулыкларны Нурдидә ханым Сабирова алып килгән. Ул үзенең яшь килен чакларын, хатирәләре турында дулкынланып, ашъяулыклар тарихын сөйләде. Алар апасы белән бергә кичләрен, килен бирнәсенә үз куллары белән 30 дан артык ашъяулык-тастымал әзерләүләрен искә алды. Бу гореф-гадәтләрне онытмасак иде һәм үз асылыбызны барлап тору өчен, мондый очрашулар Рамазан ае ифтарларында бик күркәм күренеш», – дип сөйләде Гөлнира Абдрахманова.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Кичәдә танылган татар хатын-кызлары тарихлары барланды, катнашучылар әбиләре турында шәхси тарихлары белән уртаклаштылар. Чара катнашучыларның гаилә истәлекләрен барлау белән беррәттән иҗади чыгышлар белән үрелеп барды. Мөнәҗәт, бәетләр, шигырьләр сөйләнде. Коръән сүрәләре укып, дога кылынды. Чара ахырында барлык килгән кунакларга һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Соңыннан тантаналы чара ифтар мәҗлесе белән дәвам итте.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России