Рөстәм Миңнеханов Амур өлкәсенә эш сәфәре белән килде
Рөстәм Миңнеханов Амур өлкәсенә эш сәфәре белән килде һәм инде Восточный космодромында булды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Космодромның мәйданы якынча 700 квадрат километр тәшкил итә.
ТР Рәисе шулай ук Благовещенскида кышкы спорт төрләре фестивале мәйданчыкларында һәм Приамурьеның башка мөһим объектларында булачак. Ул кунак төбәкнең вәкиллекле делегациясен җитәкләячәк. Бу хакта үз социаль челтәрләрендә губернатор Василий Орлов хәбәр итте.
Видео: ТР Рәисе Матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимованың социаль челтәрләре
