Түбән Кама Халыклар дуслыгы йорты хәрбиләргә гуманитар йөк җибәрде
Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыга гуманитар ярдәм җибәрелде. Посылканы хәрби хезмәткәрнең шәхси үтенече буенча формалаштырганнар. Тартмаларга кроссовкалар, оекбашлар, термокием, тәм-томнар, коры җиләк-җимеш, мүк җиләге, маскировка челтәрләре һәм башка кирәкле әйберләрне пөхтә итеп тутырганнар.
Әйбер җыюңа барлык милли җәмгыятьләр вәкилләре катнашты. Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов билгеләп үткәнчә, хезмәттәше өчен ярдәм намус эше булган.
«Ярдәм иткән һәм катнашканнарның барысын да искә төшереп булмый – рус җәмгыяте дә, «Беседа» да, «Хозяюшка» да», - диде ул.
Халыклар дуслыгы йорты даими рәвештә гуманитар акцияләрдә катнаша.
Людмила Клочкова сүзләренчә, сугышчыларга ярдәм беренче көннәрдән алып барыла.
«Моның белән инде дүрт ел шөгыльләнәбез. Оекбашлар бәйләдек, хәзер Красный Ключ бистәсенең архиерей ишегалдында ятьмә үрәбез. Хәрби Нәзиф үтенече буенча дүрт капчык ятьмә җибәргәннәр инде. Озату бару белән үк катнашабыз. Бу юлы күп итеп коры җиләк-җимеш, эчке кием җибәрделәр. «Сугышчан туганлык», «Армия туганлыгы» белән бик дус эшлибез», – диде ул.
