Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28

Җиддәдә Ислам дөньясы илләренең мөмкин булган уртак проектлары турында сөйләштеләр

0

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы (UNA) мәгълүмат агентлыклары берлегенең медиа өлкәсендәге профессиональлекләре өчен премиясе лауреатларын игълан итү тантанасында катнаштылар. Бу хакта стратегик караш төркеме матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Согуд Гарәбстанында – Җиддәдә Рамазан форумы кысаларында узды. Форумны Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы мәгълүмат агентлыклары берлеге һәм Бөтендөнья мөселман лигасы «Ислам фикер мәктәпләре арасында күперләр салу» документын кабул итүнең икенче еллыгына багышлап оештырды.

Марат Гатин һәм Илдар Миргалимовның быелгы визиты узган елның декабрендә башланган әңгәмәнең дәвамы булды.

«Бүгенге вакыйга – декабрь килешүләренең гамәли яссылыкка ничек күчүенең ачык мисалы. Стратегик күзаллау төркеме эзлекле рәвештә күперләр салу өчен чыгыш ясый, һәм профессиональлек өчен UNA беренче премиясендә катнашу – безнең өчен зур дәрәҗә. Без медиаларның конфронтация өчен түгел, ә диалог өчен пространствога әверелүен күрәбез, һәм Россия толерантлык кыйммәтләрен һәм халыкларның мәдәниятенә һәм гореф – гадәтләренә хөрмәт кыйммәтләрен алга сөрүдә үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер», - диде Марат Гатин.

Җиддәдәге форумда Бөтендөнья мөселман лигасы генераль секретаре шәех доктор Мөхәммәд бин Абдулкарим Әл-Иссу, Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретареның Фәләстин һәм Иерусалим эшләре буенча ярдәмчесе Илче Самир Бакр Диаб, Чечен Республикасы Милли сәясәт, Тышкы эшләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Әхмәт Дудаев, шулай ук Европа, Канада, Африка, Көньяк Америка һәм Австралиянең 19 иленнән мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России