Миңнеханов Амур өлкәсе делегациясен «РОСТКИ» һәм Kazan Digital Week форумнарына чакырды
Благовещенск шәһәрендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Амур өлкәсе губернаторы Василий Орловның эшлекле очрашуы узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сөйләшүләр Россия-Кытай дуслыгы йортында узган һәм Татарстан лидерының төбәккә сәфәренең соңгы этабы булган.
Рөстәм Миңнеханов коллегасына Татарстан вәкилләрен «ЗимФестАмур» кышкы спорт төрләре халыкара фестиваленә чакырган өчен рәхмәт белдергән. Ул мондый вакыйгаларның Россия белән Кытай арасындагы элемтәләрне төбәк дәрәҗәсендә ныгытуда мөһим роль уйнавын билгеләп үткән.
Әңгәмә барышында яклар социаль-икътисади партнерлык мәсьәләләренә тукталган. Географик яктан ерак урнашуга карамастан, Татарстан сәүдә элемтәләрен киңәйтүдә зур потенциал күрә һәм өлкәгә продукциянең киң спектрын тәкъдим итәргә әзер.
«Татарстан машина төзелеше һәм йөк автомобильләре, химия һәм нефть химиясе комплекслары, азык-төлек сәнәгате продукциясен, медицина һәм халык куллану товарларын китерүне арттырырга әзер. Шулай ук энергияне саклау өлкәсендә тәкъдимнәребез бар», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, ТР Рәисе фән, мәгариф, туризм һәм яшьләр сәясәтендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләренә игътибар итте. Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Василий Орловны һәм Амур өлкәсе делегациясен быел Казанга августта «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV халыкара форумына, ә сентябрьдә Kazan Digital Week цифрлы форумына килергә чакырды.
