Чаллыда махсус операциядә катнашучыларга ярдәм иткән өчен бүләкләр тапшырдылар
Чаллы мэриясендә узган аппарат киңәшмәсендә махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле гуманитар һәм ирекле эшчәнлек өчен бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды.
«Татарстан логистикасы һәм автоташу» коммерцияле булмаган партнерлык ассоциациясе рәисе Михаил Левашов Россия Һава-десант гаскәрләре командующие урынбасары, генерал-майор Нариман Тимергазинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медале белән ирекле рәвештә хәйрия һәм гуманитар ярдәм күрсәткән өчен «Атл-Транс» компаниясе директоры Михаил Ревякин, «Семьсот дорог» транспорт компаниясе директоры Андрей Семиволков һәм эшмәкәр Олег Фролов бүләкләнде.
«Россия волонтеры» медале «КАМАЗ-Энерго» компаниясе машинисты Рәүф Низаметдиновка тапшырылды.
Мэриядә билгеләп үтүләренчә, бүләкләнүчеләр хәрби хезмәткәрләргә актив ярдәм күрсәтә һәм гуманитар ярдәм оештыруда катнаша.
