Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Эльмира Зарипова: Хәрби операциядә катнашучылар эшкә урнашу мөмкинлекләрен белергә тиеш

0

Бүген Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанның М.Н. Садыйков исемендәге 7нче шәһәр хастаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Иң элек, ул клиникада дәваланучыларга хәрби операциядә катнашучылар өчен социаль ярдәм чаралары һәм эшкә урнашу өчен мөмкинлекләр турында сөйләде.

Очрашуга кадәр Эльмира Зарипова журналистларга мондый очрашуларның әһәмияте турында әйтте. «Махсус хәрби операциядә катнашучылар хастаханәләрдә дәваланып, тернәкләнеп чыккач, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген, нинди мөмкинлекләр булуын аңларга тиеш», – диде министр.

«Татарстан Рәисе карары нигезендә, 2026 ел Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Бу елда без махсус хәрби операциядә катнашучылар белән хастаханәләрдә очрашабыз. Аларга кирәкле социаль ярдәм чаралары, балалары, туганнары өчен ташламалар, нинди социаль хезмәт күрсәтә алуыбыз турында сөйлибез. Барлык медицина, реабилитация этапларын узгач, алар өчен иң мөһиме – яңа эш табу, яңа һөнәр үзләштерү, өстәмә һөнәри белем алу. Без аларга бу мәсьәләдә булышабыз», – дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Ул халыкны эш белән тәэмин итүче мәшгульлек үзәкләре эш бирүчеләр белән вакансияләр турында белешмәләр базасын бергә алып бара, дип искәртте. «Махсус хәрби операциядә катнашучыларны, беренче чиратта, инвалидларны эш белән тәэмин итү кайгыртыла. Бу катлаулы төркем. Эш бирү генә түгел, шушы һөнәргә укыту да мөһим», – диде министр.

Ул «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 300дән артык һөнәргә укыту программалары эшләвен билгеләп узды. «Хәрби операциядә катнашучылар әлеге программаларда укып чыга, кемдер яңа эшкә күчә, кемдер үз эшенә яңа белгеч булып кайта. «Работа в России. Труд всем» платформасына керергә кирәк. Вакансияләрне карарга, резюме калдырырга, башка кешеләр ничек резюме язганын күрергә була», – ди Эльмира Зарипова.

Министр әйтүенчә, кайбер компетенцияләрне кеше үзе дә уйлап бетермәскә мөмкин. Алар очрашып сөйләшүләр барышында ачыклана. «Мәсәлән, махсус хәрби операциядән кайткан бер кешене узган атнада эшкә урнаштырган идек. Ул махсус операция зонасына киткәнче заводта каравылда эшләгән. Сөйләшеп киткәч, аның хәрби операциядә йөртүче булып эшләгәне, логистик чылбыр төзеп, җиһаз-җайланмалар ташыганы билгеле булды. Аның шушы тәҗрибәсе монда да кулланыла ала дигән сүз. Без аңа йөк ташу, саклау белән шөгыльләнүче транспорт компаниясендә логист һөнәрен сайладык», – дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Министр узган 2025 елда махсус хәрби операциядә катнашкан 56 кеше өстәмә яңа һөнәр алганын әйтте. «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында аларның барысы да эшкә урнашкан.

«Мобилизация нигезендә китеп кайткан кешеләрнең 75 проценты эшли. Бүген без аеруча катлаулы инвалидлык белән кайткан кешеләр белән эшлибез», – диде Зарипова.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Очрашу барышында министр хастаханәдә дәваланучы хәрбиләргә ярдәм чаралары турында сөйләде. Ул бизнес белән шөгыльләнергә теләгән кешеләргә эш башлап җибәрү, санатор-курорт дәвалану һәм башкалар турында мәгълүмат бирде.

Әйтик, махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсендә бала туса, яңа туган сабыйлар өчен беренче кирәк-яраклар җыелмасы бүләк ителә. Гаиләсендә пенсионер булган кешеләргә санатор-курорт дәвалануга юллама алу хокукы бирелә. Өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларына, I һәм II төркем инвалидларга өй шартларында бушлай социаль ярдәм, инвалид балаларны реабилитация үзәкләренә кабул иткәндә өстенлекләр, укучы балаларга бушлай кайнар ризык, республика белем бирү оешмаларына чиратсыз кабул итү кебек хокуклар каралган.

Хәрби операциядә катнашучылар җир бүлеп бирү, торак белән тәэмин итү, эшкә урнашу мөмкинлекләре турында кызыксынды. Кайберәүләр, Казанда җир бирү мөмкинлеге булмаса, башка төбәккә күченеп китәргә дә каршы булмавын әйтте. Очрашудан соң һәркемгә үзен борчыган сорау белән аерым мөрәҗәгать итә алды.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Татарский» позывнойлы бер егет үзенең автоматик капкалар белән шөгыльләнүе турында сөйләде.

«2017 елдан бирле үз эшем бар, аны киңәйтергә телим. Үзем кебек хәрби операциядә катнашкан кешеләрне чакыра алам. Махсус операциягә киткәндә үзем урынына кешеләр калдырган идем. 2022 елдан гуманитар йөк ташу белән шөгыльләндем. Шунда гуманитар йөк илткән җирдән көрәшергә дә калырга туры килде.

Безгә гел ярдәм күрсәтеп торалар. Һәрвакыт концертларга, ниндидер чараларга чакыралар. Рәхмәт! Мондый игътибардан күңелгә рәхәт. Дәваланып чыккач, һичшиксез, берәр кая барып килербез», – диде ул.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России