Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан кешеләргә үз эшен ачып җибәрү өчен акча бирелә
Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан кешеләргә шәхси эшмәкәрлек яки үзмәшгульлек белән шөгыльләнә башлау өчен акча бирелә. Элек мондый түләү биргәндә гаиләнең кеременә караган булсалар, хәзер ул исәпкә алынмый.
Бу хакта бүген журналистларга Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Ул Казанның М.Н. Садыйков исемендәге 7нче шәһәр хастаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Бүгенге көндә хастаханәдә хәрби операция зонасында яраланган 123 кеше дәвалана.
«Махсус хәрби операциядә катнашып кайткан эшсез кешеләргә үз эшен башлап җибәрү өчен социаль контракт программасын тәкъдим итәбез. Аның нигезендә 350 мең сум акча бирелә. Элек гаиләнең кеременә карап, беренче чиратта мохтаҗларга булышкан булсак, 2026 елның 1 гыйнварыннан гаиләләрнең керем күләме дә, мөлкәте дә исәпкә алынмый. Кешенең махсус хәрби операция катнашучысы һәм 1нче яки 2нче төркем инвалид булуы шарт. Үз эшен үстерү өчен бизнес-планы булган кешеләргә социаль контракт акчасын алыр өчен Ватанны Саклаучылар фонды филиалыннан юллама алырга кирәк», – диде Эльмира Зарипова.
Министр әйтүенчә, бу моңарчы эшләмәгән яки эшен алмаштырырга уйлаган кешеләр өчен яхшы мөмкинлек. «Программада катнашучылар үзмәшгуль, шәхси эшмәкәр булып теркәлә һәм үз эшен киңәйтеп җибәрә ала. Кемдер автомобиль төзәтү остаханәсен ача, кемдер агач белән эшләү өлкәсендә үз эшен башлап җибәрә, башка юнәлештәге яңа оешмалар ачарга да мөмкин. Алар үзләре генә түгел, хәрби операциядә катнашкан башка ир-атларны да эшкә алып, тормыш сыйфатын үзгәртә һәм яңа продукция чыгара ала», – диде ул.
Эльмира Зарипова сүзләренчә, 1нче төркем инвалидлар социаль контрактны мөстәкыйль рәвештә төзи алмаган очракта, мондый хокук аларның хатыннарына бирелә. «Хатыннары социаль контракт нигезендә үзмәшгуль буларак бизнес ачып җибәрә ала. Әйтик, кемдер тегү остаханәсе ача, кемдер ризыклар пешерү белән шөгыльләнә ала. Бу акчаны кире кайтарырга кирәкми», – дип искәртте министр.
Шул ук вакытта, ул акчаларның кулланышы контрольдә тотылачагы турында кисәтте. «Әлбәттә, 350 мең сумны алып, диңгезгә барып булмаячак», – дип шаяртты Зарипова.
Эльмира Зарипова Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Агромотиватор» программасы гамәлдә булуын әйтте. «Әгәр хәрби операциядә катнашкан кеше авыл җирендә үз эшен ачарга тели икән, мөгезле эре терлек тотучыларга 7 млн сумга якын субсидия бирелә. Ләкин башта бизнес-план төзергә кирәк. Әйтик, үсемлекчелек өлкәсендә эшләргә теләүчеләргә 5 млн сумга кадәр акча каралган», – диде министр.
Узган елда социаль контракт кысаларында 29 кеше акча алган. Алар төрле юнәлешләрдә бизнес ачкан.
