Татарстанда ел башыннан алып 11 меңнән артык кеше MАХ аша күп функцияле үзәккә язылган
Татарстанда 2026 елның гыйнварыннан 11 меңнән артык кеше кабул итүгә язылу өчен MAX мессенджерындагы күп функцияле үзәк чат-ботыннан файдаланган. Сервис шулай ук язманы гамәлдән чыгарырга, мөрәҗәгатьнең статусын белергә һәм офисларның эш белән тәэмин ителешен тикшерергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.
Чат-бот 2025 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә язылучылар саны 63 меңгә җиткән. Агымдагы елда аның аша - 86 меңнән артык, ә Notify шәхси кабинеты мәгълүматлары буенча 89 меңгә якын белдерү хаты җибәрелгән.
63 меңнән артык кулланучы хезмәт нәтиҗәләренең әзерлеге турында белдерү хаты алган. Республикада яшәүче 11 295 кеше чат-бот аша язылуны рәсмиләштергән.
