Дәүләт Советында мәктәпләрнең сакланышын контрольдә тоту буенча эшче төркем төзелә
Бүген Дәүләт Советында «Татарстан Республикасында социаль объектларны террорчылыктан саклау проблемалары турында» түгәрәк өстәл утырышы узды, аны уздыру инициативасы белән КПРФ фракциясе әгъзалары чыккан иде. Киңәйтелгән утырышта КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Мигралимов, КПРФ фракциясе әгъзасы, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты әгъзасы Александр Комисаров, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов, шулай ук республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Хафиз Миргалимов утырышны ачып, түгәрәк өстәлдә актуаль тема күтәрүен билгеләп үтте. «Мин берничә уку йортын, предприятиеләрне һәм хастаханәләрне йөреп чыктым. Хәтта мин, депутат буларак, уза алмадым. Бу эшнең дөрес оештырылуы турында сөйли. Һәм бу куандыра», –дип басым ясады парламентарий.
Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, соңгы берничә айда ил төбәкләрендә мәгариф учреждениеләрендә балалар һәм яшүсмерләр агрессиясе очраклары булган. «Бүгенге түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча террорчылыктан саклануны яхшырту өчен нинди закон чыгару механизмнары кирәклеген аңлау мөһим. Саран кеше ике тапкыр түли», – дип мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга КПРФ фракциясе җитәкчесе.
Дәүләт Советы депутаты Александр Комисаров ассызыклаганча, террорчылыктан саклану буенча дәүләт тарафыннан кабул ителгән чараларга карамастан, куркынычсызлыкка ирешүгә комачаулый торган кайбер кыенлыклар бар. Моның сәбәпләре арасында парламентарий социаль объектларда финанслау җитмәүне, персоналның җитәрлек әзерләнмәвен һәм мәгариф учреждениеләре арасында коммуникациянең булмавын атады.
«Мәктәпләрдә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү физик яклауны ныгытуны, техник җиһазлану дәрәҗәсен күтәрүне, ведомствоара хезмәттәшлек өчен оештыру механизмнарын камилләштерүне үз эченә алган комплекслы якын килүне таләп итә. Гамәлдәге проблемаларны хәл итү балалар һәм өлкәннәр өчен террорчылык янауларын булдырмау һәм куркынычларны киметү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Александр Комисаров.
Татарстанның мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык чаралары турында республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 2026 елда мәгариф учреждениеләрен сак постлары белән тәэмин итүгә 1,9 млрд сум бүлеп бирелгән. «Быел бер сәгать сакның бәясе 230 сумга кадәр арттырылды. Бу йөзләрчә миллион сум. Узган елгы санга якынча 700 млн сум өстәлгән», – дип билгеләде министр урынбасары.
Рамил Хәйруллин уку йортларын матди-техник яктан тәэмин итү темасына аерым тукталды. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә 3,5 мең мәгариф объекты өчен актуаль. «Кайдадыр видеокүзәтү камералары буенча коридорлар күренми. Кайдадыр койма дәрәҗәсе, Әлмәтнең М.К.Таһиров исемендәге 1 нче лицеендагы кебек, нибары 1,6 метр. Физик яктан әзерлекле кеше өчен бик җиңел үтеп була торган койма», – ди ул.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле хәбәр иткәнчә, матди-техник җиһазлауны финанслау, Татарстан Республикасы Рәисе карары буенча, капиталь ремонтка юнәлтелгән программалар акчаларыннан һәм муниципаль бюджеттан килә. «Республиканың зур шәһәрләре матди-техник җиһазландыруга үз акчаларыннан бүлеп бирә ала», – дип ассызыклады Рамил Хәйруллин.
Шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бу өлкәдә җитешсезлекләрне ачыкларга махсус өйрәнүләр ярдәм итә. Аларны елына ике тапкыр – апрель һәм августта үткәрәләр. «Мәгариф учреждениеләре аларның ишекләрне автомат рәвештә ачу системасы эшләмәвен, аны төзәтергә кирәклеген күрә. Бу балаларны дөрес яктан чыгаруны оештырырга ярдәм итә. Өйрәнүләрне тагын да ешрак үткәрергә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте түгәрәк өстәлдә катнашучыларга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле.
Сәламәтлек саклау объектларын саклау чаралары турында Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде. Республикада 133 медицина оешмасы бар, аларда 1668 объект категорияләнгән. Куркынычсызлык паспортларын актуальләштерү биш елга бер тапкыр – йә ремонттан һәм төзелеш эшләреннән соң, яисә объектны модернизацияләгәннән соң үткәрелә. «Узган ел 575 объектта террорчылыктан саклану мәсьәләләре өйрәнелде, террорчылыктан саклануны арттыруга юнәлдерелгән 100 дән артык чара үткәрелде. Барлык медицина оешмаларында террорчылыкка каршы куркынычсызлык өчен җаваплы хезмәткәрләр билгеләнгән», – дип сөйләде ул.
Хәзерге вакытта Татарстанда 385 шәхси сак оешмасы теркәлгән, шуларның 96сы 3545 мәгариф объектын саклауда эшли. Тревога сигнализациясе төймәләре белән 3536 объект җиһазландырылган, ягъни мәгариф учреждениеләренең 99,7 проценты. Бу хакта РФ Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан буенча Федераль хезмәтенең лицензия-рөхсәт бирү эше бүлеге башлыгы Марат Галиев сөйләде.
2025 елның 1 сентябреннән 506 тикшерү уздырылган, 80 объектта 185 хокук бозу очрагы ачыкланган. 16 юридик, 2 физик, 4 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган.
Түгәрәк өстәл ахырында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Мигралимов утырыш йомгаклары буенча республиканың социаль объектларын террорчылыктан саклау мәсьәләләрен тикшереп тору буенча эшче төркем төзеләчәген билгеләп үтте.
