Мәскәү татарлары автономиясе «Тукай иле» бәйгесенең башлануы турында игълан итте
Мәскәү татарлары автономиясе IV «Тукай иле» бәйгесе башлануы турында игълан итте. Бу хакта автономия сайтында хәбәр ителә.
Аның максаты - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау.
Конкурс Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә үткәрелә. Бәйгедә Россия Федерациясе һәм БДБ илләре территориясендә яшәүче теләге булган һәркем катнаша ала.
Конкурска Габдулла Тукай шәхесе һәм иҗатына багышланган шигырьләр, җырлар, рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре кабул ителә.
Конкурста җиңүчеләр 2026 елның 25 апреленә кадәр Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең рәсми сайтында игълан ителәчәк.
Конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләү туган тел көнендә — 2026 елның 26 апрелендә Мәскәү шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә узачак, диелә хәбәрдә.
