Татарстанда эшләүче яшьләр өчен КВН турниры яңадан үткәрелә башлый
Быел Татарстанда республиканың эшләүче яшьләре арасында «Зирәкләр һәм тапкырлар клубы» форматындагы турнирны яңадан үткәрә башларга ниятлиләр. ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Эшләүче яшьләр өчен КВН буенча турнир оештырырга ниятлибез. Берничә ел тәнәфес булган иде, хәзер ул яңадан үткәрелә башлаячак», - дип сөйләде ул.
Министр искәрткәнчә, быел «Наше время – Безнен заман» эшләүче яшьләр фестивале дә үзгәреш кичерә: анда катнашучы предприятиеләрнең яңа категорияләре барлыкка киләчәк.
