Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылган проектка республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 300гә якын гариза килгән. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 10 номинациядә 41 җиңүче билгеләнде.
Фото: rais.tatarstan.ru
Алексей Песошин катнашучыларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, ел саен үткәрелә торган конкурс - җәмгыять тормышында гүзәл затларның күпкырлы ролен тану, дип билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы искәрткәнчә, республика хатын-кызлары эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә үзләрен актив күрсәтәләр.
«Сез - мәхәббәт, игелек, ана булу һәм иҗат дөньясы. Кадерле хатын-кызлар, сезгә энергия, энтузиазм, эчке көчегез һәм иҗади күтәренкелек өчен рәхмәт белдерәбез. Сез – безнең бәһасез байлыгыбыз. Бәйрәм белән! Бәхетле булыгыз!» - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Премьер-министр.
Фото: rais.tatarstan.ru
Тантана кысаларында Алексей Песошин «Хатын-кыз - ана» номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Алар - республиканың күп балалы әниләре: Татьяна Клименко (Тукай районы, 9 бала), Алинә Гатина (Азнакай районы, 8 бала), Венера Зыятдинова (Кама Тамагы районы, 8 бала), Оксана Сидорова (Яңа Чишмә районы, 6 бала), Анна Борисова (Аксубай районы, 5 бала) һәм Вера Портнова (Чүпрәле районы, 3 бала).
