Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ульяновск өлкәсенең Карсун район үзәгендә татар бәйрәме узды

0

Карсун район үзәгенең балалар сәнгать мәктәбендә хәзер инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы тәмамлануга багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы яза.

Карсун якларында район администрациясе һәм җирле татар автономиясе инициативасы белән Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы ел саен уздырыла. Быел да бер ай дәвамында барлык мәктәпләрдә, авыл мәдәният йортларында һәм китапханәләрдә татар халкының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыруга юнәлдерелгән мәдәни һәм әдәби чаралар үткәрелгән. Милли-мәдәни чараларның күпчелеге патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына һәм мәшһүр әдип Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган.

Балалар сәнгать мәктәбенең тамаша залын тутырып килгән милләттәшләребезне район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Виктор Лисин сәламләде. Ул яшь буында татар халкының гореф-гадәтләренә, гаилә кыйммәтләренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүче фидакарь затларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Әлфия Бахитова, Айсирә Демидова, Руслан һәм Риана Исхаковлар, Фәргать һәм Юлия Камалетдиновлар гаиләләре, Нугай иле мәктәбе укучылары Илсур һәм Илнур Камалетдиновлар, Динара Мурсалимова район хакимияте вәкиле кулыннан истәлекле бүләк алу бәхетенә ирештеләр.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин төрле милләт вәкилләре арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен район җитәкчеләренә, җирле автономиягә һәм Татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләрен ирештерде. Милли эшләрдә актив катнашучы Фәридә Касимова, Алсу Камалетдинова, Ирек һәм Анжела Ахтямовлар, Айрат һәм Әлфия Семерхановлар гаиләләре автономиянең Рәхмәт хатларына лаек булды. Ә район автономиясе җитәкчесе Лекман Зиннюровка изге Рамазан ае башлануы уңаеннан Коръән китабы тапшырылды.

Җирле татар автономиясе советы рәисе Лекман Зиннюров Татар теле һәм мәдәнияте айлыгын ел саен ана теле укытучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп оештырулары хакында горурланып сөйләде.

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина да милли бәйрәмне матур итеп оештыручыларга соклануын белдерде.

«Без татар булуыбыз белән горурланып яшәргә, туган телебезне өйрәнергә, гореф-гадәтләребезне онытмаска тиеш»,- диде Рамилә Хайдәр кызы, яшь буын вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

Ә «Өмет» газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова Карсун татарларын өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар газетасына язылырга өндәде. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан редакция тарафыннан оештырылган «Без – сугышта җиңгән халык» конкурсында актив катнашуы өчен Нугай иле авылы урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Рушания Байтирякованы Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Бәйрәмнең концерт программасы бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде. Татар мәдәният үзәгенең «Урама» халык фольклор ансамбле, үзешчән сәнгать остасы Венера Хөсәенова, Языково бистәсенең «Чулпан» ансамбле һәм мәктәп укучылары тамашачыны моңлы җырлары, дәртле биюләре белән сөендерделәр, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Кунаклар фойеда җәелеп киткән рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәләрен карадылар. Шулай ук Туган якны өйрәнү музеенда булып, Карсун районының тарихы, данлыклы шәхесләре белән танышырга да өлгерделәр.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России