Халык фронты мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәтте
Гомумроссия халык фронты мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәтте. Социаль челтәрләрдә «Барысы да җиңү өчен» шигаре астында Иранга ярдәм итү өчен акча җыю турында ялган хәбәрләр тараталар.
Оешмада бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми дип искәрттеләр. Аларның сүзләренчә, әлеге шигарь буенча рәсми җыемнар махсус операция зонасындагы Россия хәрбиләренә, шулай ук яңа һәм чик буе төбәкләрендә яшәүче тыныч халыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Белдерүдә мошенниклар ялган документ тарата һәм акчаларны криптоянчыкларга күчерергә тәкъдим итә диелә. Халык фронтында билгеләп үтүләренчә, акча җыю өчен беркайчан да криптовалюта кулланмыйлар.
