Буа районында шәхси йортта чыккан янгында 62 яшьлек ир-ат һәлак булган
Татарстанның Буа районы Күл Черкене авылында шәхси йортта янгын чыккан. Ялкын телләре бик тиз таралган һәм 40 квадрат метр мәйданны ялмап алган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта 62 яшьлек йорт хуҗасының мәетен табып алган.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын саксыз тәмәке тарту яки электр үткәргеченең төзек булмавы сәбәпле чыккан дип фаразлана.
