Метшин Азык-төлек департаментының җитештерү базасы хезмәткәрләрен 8 Март белән котлады
Казан мэры Илсур Метшин Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының җитештерү базасында булды. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат үзәге хәбәр итә.
Предприятиедә 1 мең 225 хезмәткәр эшли, шуларның 66 проценты – хатын-кызлар.
Шәһәр башлыгы хезмәткәрләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, шулай ук предприятиедә бара торган әһәмиятле яңарту эшләре белән танышты.
Фото: kzn.ru
«Без сезгә иң күркәм язгы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан килдек. Сезнең эш белән танышырга теләдек. Командагызның нәтиҗәләре сөендерә. Сезнең, нәфис затларның, җилкәсендә зур җаваплылык ята. Бүгенге көндә предприятие меңнән артык оешманы: мәктәпләрне, балалар бакчаларын, хастаханәләрне һәм шәхси уку йортларын ризык белән тәэмин итә. Сез көн саен 308 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтәсез һәм иң яхшы предприятиеләребезнең берсе саналасыз. Бирегә илнең төрле почмакларыннан тәҗрибә тупларга киләләр. Сезнең коллектив белән горурланабыз һәм рәхмәт сүзләре җиткерәбез», - дип мөрәҗәгать итте Казан мэры Илсур Метшин. Ул предприятие хезмәткәрләрен якынлашып килүче бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды.
Департамент штатында (туклану комбинаты, склад һәм административ хезмәтләрне дә кертеп) барлыгы 1 мең 225 кеше эшли.
