Һава һөҗүме булу сәбәпле, Дубай аэропортының эше берничә сәгатькә туктатылды
Һава һөҗүмнәре булу сәбәпле, Дубай халыкара аэропортының эше берничә сәгатькә туктатылды, дип хәбәр итә РИА Новости.
Шимбә иртән Иран Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һөҗүм иткән. Һөҗүмнәрнең берсе аэропортка якын урынга туры килгән. Һава судноларының бер өлеше Дубайның «Аль-Мактум» аэропортына җибәрелгән. Аэропортның операторы булган компаниясе хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта самолетлар кабул итү һәм җибәрүгә кертелгән чикләүләр өлешчә гамәлдән чыгарылган.
Исегезгә төшерик, Иран белән Израиль һәм АКШ арасында низаг башланганнан соң, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең һава киңлеге ябылды. Туристлар, шул исәптән Россиядән килгән гражданнар, илдән чыга алмый.
