Байлар Сабасында яшәүче Мәнзума Хуҗинага 101 яшь тулган
Байлар Сабасында яшәүче Мәнзума Әлмөхәммәт кызы Хуҗинага 101 яшь тулган. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.
Мәнзума Хуҗинаны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы исеменнән туган көн бүләкләре тапшырды.
«Сез – районыбыздагы иң өлкән кешеләребезнең берсе. Матур гомер юлы үтеп, шушы көнгә җиткәнсез. Бүген якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә хәерле картлык кичерәсез. Гомерегезнең күп өлеше район мәгариф бүлеге белән бәйләнгән. Хезмәтләрегез өчен бик зур рәхмәт. Алдагы көннәрегезне дә иминлектә, саулык-сәламәтлектә каршыларга язсын!», – диде Расих Закирҗанов.
Мәнзума Әлмөхәммәт кызын Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Айгөл Шәмсевәлиева тәбрикләп, изге теләкләр җиткерделәр.
«Хезмәтемне бәяләп килгәнегез, шулай хөрмәтләгәнегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Эшләгән чорда да хезмәттәшләрем бик яхшылар булдылар. Дус-тату эшләдек. Үзем дә гомер буе беркем белән тавышка кермәдем. Мине зурлавыгызга Аллаһ үзегезне олыласын!», – диде Мәнзума әби һәркемгә рәхмәтле булып.
Мәнзума Хуҗина 1925 елның 28 февралендә Байлар Сабасында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Саба мәктәбендә 8 сыйныф белем алгач, 1942 елда Саба халык судында сәркатип булып үзенең хезмәт юлын башлый. Кичке мәктәптә укып урта белем ала. Тирән белемле, оештыру сәләтенә ия кыз 9 ел район комсомол комитетында эшли. 1954 елдан район мәгариф бүлегендә икътисадчы һәм профсоюз комитеты бухгалтеры вазифасын башкара. 1980 елда лаеклы ялга чыккач та 12 ел яраткан хезмәтеннән аерылмый. Тормыш иптәше Әбүбәкер белән 30 ел бәхетле гомер кичерә, ире 2001 елда вафат була. Ул бертуган апасының кызлары Зарема һәм Земфира Нәбиуллиналар тәрбиясендә яши.
