Бүген Татарстанда -29 градуска кадәр суыта
Бүген республикада температураның сизелерлек түбәнәюе фаразлана. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -25..-26 градусны күрсәтәчәк, аязганда температура -29 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Секундына 15 метрга кадәр тизлектә көчле җил исә.
Сизелерлек явым-төшем көтелми. Көндез температура -16..-18 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
