«Рубин» матчында атлет, гер күтәрүче һәм чаңгычы Муса Җәлилне күрсәттеләр
Кичә «Ак Барс Арена» стадионында шигърият һәм заманча спортны берләштергән уникаль вакыйга булды. Бу хакта Муса Җәлил музей-фатиры мөдире Ленария Мөслимова хәбәр итә.
«Рубин» футбол клубы матчы вакытында ТР Милли музееның Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган күчмә күргәзмәсен тамашачыга тәкъдим иттеләр.
Муса Җәлилнең чын атлет булуын бик азлар белә. Шагыйрь ике потлы гер белән виртуозларча жонглерлык итә, даими рәвештә бозлы суда коена, майкадан гына чаңгыда йөри һәм хәтта җитди рәвештә йөзү белән дә шөгыльләнә.
Җәлилнең иҗатташ дусты Нәҗип Җиһанов та үз истәлекләрендә шул хакта язып калдырган.
1941 елның кышында, Җәлил Волхов фронтына китәр алдыннан, ул Горький урамындагы 17нче йортта яшәгән дусты фатирына килә һәм аш бүлмәсендә Муса Җәлилнең бозлы су белән коенып торганын күрә.
«Минем алдымда таза, тәннең бронза ялтыравыклы мускуллы гәүдәсе тора иде, - дип яза Җиһанов. - Мин аны чеметергә тырышып карадым. Моннан бернәрсә дә чыкмады».
Ә Җәлил дустына болай ди: «Беләсеңме, көчле булырга кирәк. (...) рух белән генә түгел, тән белән дә. (...) Алда безне нәрсә көткәнен кем белә. Кирәге чыгар».
Күргәзмәне оештыручылар аның табигатенең бу «физик» ягын футбол стадионы кебек көтелмәгән мәйданчыкта күрсәтергә булган. Бу - чын рухи көчнең сәламәт һәм чыныкканн тәндә генә тууына җанлы иллюстрация.
Фотоларны Ленария Мөслимова тәкъдим итте
