Фәйзрахмановка Милли музейны Татарстан мәдәни муенсасының бер өлеше итү бурычы йөкләнде
ТР Милли музееның яңа директоры Айрат Фәйзрахмановка Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан аңа ышанып тапшырылган учреждениене «Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни таҗы энҗеләреннән берсе» итү бурычы йөкләнде. Айрат Фәйзрахманов «12 кат» рубрикасында «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Без Камал театрының энҗе икәнен беләбез. Казан Кремле һәм ЮНЕСКОның барлык объектлары да – энҗе. Мин Милли музей да бу муенсага керер дип өметләнәм», - диде Айрат Фәйзрахманов.
Ул фондлар байлыгы күзлегеннән караганда, музейның моның өчен «абсолют потенциалы» барлыгына ышаныч белдерде. Хәзерге вакытта ТР Милли музее фондларында 920 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә.
«Ирада Хафизҗан кызы Әюпова (ТР мәдәният министры - Т-и иск.) минем алдыма фондларның бу байлыгын максималь рәвештә күрсәтү бурычын куйды», - диде ТР Милли музее директоры.
Музейның үсеш стратегиясенә шулай ук экспозиция мәйданнарын яңарту, фондларны системалы рәвештә тулыландыру, фәнни эшне үстерү һәм сан күрсәткечләре дә кертеләчәк.
«Хәзер Милли музейга безнең филиалларны да исәпкә алып (ә алар барлыгы 15) елына 650 мең кеше килә. Мин моны яхшы күрсәткеч дип саныйм. Якындагы биш еллык перспективада, минем уйлавымча, 1 миллионга якынаерга кирәк. Әгәр фондларны формалаштыруның тулы стратегиясен булдырсак, без 1 миллион саклау берәмлегенә ирешергә тиеш. Һәм бу буш саннар гына түгел, ә конкрет коллекцияләр, конкрет мемориаль әйберләр, конкрет тарихи чорлар...» - дип аңлатты Фәйзрахманов.
Айрат Фәйзрахманов ТР Милли музее директоры итеп 2025 елның ноябрендә билгеләнде.
