Татарстанда төзелештә имгәнгәннән соң җитәкчесе хастаханәгә илтмәгән эшче комага киткән
Татарстанда төзелештә имгәнгәннән соң җитәкчесе хастаханәгә алып бармаган эшче ир-ат комага киткән.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсендә сөйләүләренчә, бу очрак турында бер телепрограмма эфирында хәбәр ителгәннән соң билгеле булган. Төзелеш башлыгы эшченең сәламәтлегенә җитди зыян килмәгән, дип бәяләгән һәм зыян күрүчене өенә кайтарып куйган. Нәтиҗәдә ир-ат алган җәрәхәтләрдән комага киткән. Бу хакта аның гаиләсе сөйләгән.
Җинаять эше ачылган. Тикшерү барышы турында Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга хәбәр ителәчәк.
