Казанда косметика җитештерү складында чыккан янгынны сүндерәләр
Казанның Родин урамындагы косметика һәм парфюмерия җитештерелә торган склад бинасында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч хезмәтләр мәгълүматлары буенча, янгынның мәйданы 3 мең квадрат метр тәшкил итә. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, бинадан мөстәкыйль рәвештә 20 кеше эвакуацияләнгән.
Янгынны сүндерүгә Казан янгын-коткару гарнизонының 84 хезмәткәре һәм 25 берәмлек техника җәлеп ителгән. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.
