Казанда косметика складында чыккан янгыннан соң прокуратура тикшерү башлады
Казанның Родин урамында косметика һәм парфюмерия складында чыккан янгыннан соң прокуратура тикшерү башлады. Янгын китергән матди зыян һәм аның сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр иттеләр күзәтчелек органы матбугат хезмәтендә.
«2026 елның 11 мартында 3.22 сәгатьтә Казан шәһәренең Родин урамындагы җитештерү бинасында янгын чыгу турында хәбәр килде. Янгынның мәйданы 5 мең квадрат метрдан артып китте», - диелә хәбәрдә.
Янгынны биш сәгатьтән соң сүндерделәр. Ашыгыч хезмәтләрнең мәгълүматлары буенча, янгын сүндерүчеләр килгәнче бинадан мөстәкыйль рәвештә 20 кеше эвакуацияләнгән.
Әлеге факт буенча уздырыла торган процессуаль тикшерүнең барышын прокуратура контрольгә алды.
