Казан аэропортында уннан артык эчке һәм халыкара рейс тоткарлана
Казан аэропортында кабат эчке һәм халыкара рейслар тоткарлана. Шул ук вакытта аэропорт штат режимында эшләвен дәвам итә.
Онлайн-табло мәгълүматлары буенча, Санкт-Петербургка, шулай ук Мәскәүгә очарга тиешле рейслар тоткарлана. Моннан тыш, Краснодар, Калининград, Сочи һәм Красноярскига очарга тиешле самолетлар да соңрак очачак.
Очып килгәндә дә тоткарлыклар күзәтелә. Казанга Новокузнецк, Шарм-эш-Шейх, Хуҗанд, Сочи, Краснодар, Хургада, Мәскәү һәм Калининградтан рейслар соңга калып килә.
Кичә Сочи аэропортында чикләүләр кертелде, әмма төнлә ул самолетларны кабул итүне һәм җибәрүне яңартты. Моннан тыш, Росавиация карары буенча Краснодар аэропорты вакытлыча ябылган.
