Добавить новость
Главные новости Гала
Гал
Май
2015

Сәләт - бәхет ачкычы [фоторепортаж]

0

“Сәләтле балачак – өметле киләчәк” -  балалар сәнгать фестивале быел үзенең  кечкенә генә юбилеен – 15 язын каршылады. Еллар дәвамында исеме үзгәрсә дә, җисеме шул ук калды: елдан-ел камилләшеп, яңа талантларны ачу юнәлешендә  нәтиҗәле эшен дәвам итә.

Узган шимбәдә Балалар иҗат үзәгендә фестивальнең  иң югары ноктасы – Гала-концерт узды. Ул көнне өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә шөгыльләнүче укучылар­ның  бер еллык эшчәнлек­ләренә йомгак ясалып, иң сәләтлеләр сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде. Балалар иҗат үзәге директоры, фестиваль комиссиясе рәисе  Венера Хәбибрахманова  әйтүенчә, фестивальнең сайлап алу туры 4 көн дәвам итеп, аларда барлыгы 114 чыгыш каралган. Шулар арасыннан  58 чыгыш гала-концертта катнашу хокукы алган. Конкурс-фестивальдә алты номинация (вокал, вокаль ансамбль, хореография, театр һәм фольклор, рәсем һәм гамәли сәнгать,  остаз номинацияләре) буенча бәя бирелде. Вокал-соло номинациясендә Юлбат урта мәктәбенең I сыйныф укучысы Илсаф Сәйфуллинга  (җитәкчесе – Фәрит Әүбакиров) “Кояшлы ил” җыры җиңү китерде. Әлеге номинациядә 2 урынга лаек булган  Минсур энесенең бу  зур җиңүенә чын күңелдән куанды гына, әлбәттә. Шулай ук Юлбат урта мәктәбенең Фәрит Әүбакиров җитәкче­легендәге курайчылар ан­самбле “Вокаль ансамбль“ номинациясендә иң югары бәягә лаек булды.  “Укучыларыбызның уңыш­лары белән чын күңелдән куанам. Җиде призлы урын яуладык, шуларның өчесе – 1 урын.  Киләчәктә дә сынатмауларын телим”,– дип шатлыгын уртаклашты Юлбат урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлсинә Габделхәева. Хореография буенча җиңүчеләрне сәхнәгә дәшкәч, күз явын алырлык киемле  биючеләр белән зал тулды. Кечкенәләр һәм  уртанчылар төркем­нә­ренең икесендә дә Саба гимназиясенең Гөл­чә­­чәк Гаррапова җитәкче­легендәге “Сәйлән” коллективы җиңү яулады. Шулай ук 1 урынны “Ритм” (сәләтле балалар мәктәбе, җитәкчесе – Миләүшә Насыйбуллина) бию коллективы да бүлеште. Зурлар төркемендә җиңүгә  Юлбат урта мәктәбенең “Модерн” бию коллекти­вы иреште (җитәкчесе – Альмира Дәүләтшина). Венера Хәбибрахманова быелгы фестивальдә хореография буенча чыгышларга югары бәя биреп, бу исә әлеге өлкәдә эшләүче белгечләрнең һөнәри яктан үсешен күрсәтүче күренеш булуын  билгеләп үтте. Театр һәм фольк­лор номинацияләрендә дә берсеннән берсе үзен­чәлекле чыгышлар тәкъдим ителде. Саба гимназиясенең “Мизгел” театр коллективы сәхнә осталыгы буенча иң югары дип бәяләнде. Жюрига 4 көн барган фестивальнең сайлап алу турында иң лаеклыларны билгеләү җиңелләрдән бирелмәвен чамалау авыр түгел билгеле.
 

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Гале, в Абхазии и в России