Добавить новость
Главные новости Грозного
Грозный
Февраль
2015

Зәйдә әфганчыларга багышланган чаралар үтте

0
Зәйдә әфганчыларга багышланган чаралар үтте
Бүген Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 26 ел. Шул уңайдан Зәй районында да тантаналы чаралар үтте. Әфганчылар, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән райондашларыбыз, аларның якыннары, балалары, шәһәр мәктәпләре укучылары традицион төстә бу көнне «Азатлык китерүче солдат» һәйкәле янына җыелды, һәйкәл каршына чәчәкләр салды, кайнар нокталарда ятып калган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алды. Шәһәрнең Җиңү Бульвары паркында Әфганстан, Чечня һәм башка кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәгәннәр турында искәртеп танк тора, аңа беркетелгән истәлек тактасында 470 Зәй егетенең менә шушы сугышларны үз җилкәсендә кичерүе мәңгеләштерелгән. Алар арасыннан 10 сы туган төбәгебезгә үз аяклары белән кайта алмады. Әмма без аларны һәрвакыт искә алып, хәрби бурычларына тугъры булулары хакында буыннан-буынга җиткерергә бурычлыбыз. - Мөхтәрәм әфганчыларыбыз, Чечняда хезмәт иткән егетләребез ул чорда сез яулардагы батырлыгыгыз белән бер үрнәк булсагыз, хәзер исә төп эшегездән бушаган арада яшь буынны патриотик тәрбияләүгә җитди өлеш кертәсез. Бөек Җиңүгә 70 ел якынлашкан бу көннәрдә мондый эшчәнлек аеруча мөһим, актив, батыр ир-егетләребез белән без горурланабыз, - диде шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин, тирән хөрмәт хисләрен җиткереп. Тантаналы митингтан соң ветеран әфганчылар, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үтүчеләр шәһәр буйлап, һәлак булганнар хөрмәтенә куелган мемориаль такталарга чәчәкләр куеп чыктылар, вакытсыз гомерләре өзелгәннәрне якты хатирәләр белән искә алдылар. Марат Кәбиров, Алексей Чернов, Владимир Кухарев һәм башкалар зәйлеләр күңелендә кабат яңарды. Ә яшьләр эшләре идарәсе әзерләгән бу истәлекле көнгә багышланган чарада, район баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов үткән ел совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тулуга багышлап махсус медальләр чыгарылуын әйтеп, аларның районда яшәүче һәр 152 әфганчыга да тапшырылачагын белдерде. Чарада катнашучыларның кайберләре күкрәгенә медальләр кадады. « Сугышчан дуслык» ( «Боевое братство») иҗтимагын оешмасы рәисе Сергей Хватковка, Олег Спиридоновка актив патриотик эшчәнлек алып барулары өчен махсус күкрәк билгеләре тапшырды. Бу эштә шулай ук аеруча активлык күрсәтүче Николай Коронов, Данил Уразайкин, Андрей Иванов, Юрий Павлов иҗтимагый оешманың Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чечняда хезмәт иткән Юрий тантаналы чарага уллары Артем һәм Максим белән килгән иде. - Без ел саен малайлар белән бергә чыгабыз бу көнне үткәрелгән чараларга. Теләгем улларым өлкәннәрнең сугышчан батырлыгын, дуслыгын күреп үссеннәр, илебезнең патриотлары булсыннар, - ди Юрий. Әтисенә Рәхмәт хаты тапшырганда 4 яшьлек Максимнан да ныграк шатланучы булмады, горурланып, кызыгып күзәтте ул аны. Бүген инде арабызда булмаган егетләрнең туганнары, якыннары да килгән иде кичәгә. Поповка алыннан килгән Ульяна һәм Николай Утягановлар уллары Валерийны яшьтәшләренең даими искә алып торуларыннан канәгать булуларын белдерделәр. - Элегрәк без улларын хәрби хезмәттән исән-имин каршы ала алмаган аналар бергә җыелышып, йөрәк парәләребезне искә ала, каберләренә йөрешә идек, хәзер олыгаелды инде, ә менә Әфган, Чечняны үткән егетләрнең даими төстә улларыбыз каберләренә эзләрен суытмауларына рәхмәтлебез, алга таба сугышлар күрергә, кадерлеләрен беркемгә дә югалтырга язмасын, - дип күз яшьләрен сөртте Ульяна Петровна. Әйе, сугыш дигән куркыныч сүз кабат яңгырамасын. Кичә барышында әлеге темага яңгыраган җырларны тыңлаганда да әфганчылар, Чечня сугышын үтүчеләрнең күзләрендә дәһшәтле мизгелләр чагылып үткәндәй булды. Араларыннан Сергей Галяминский быел Әфганстанда булуына 35 ел тулуын искә алды. - Кундуз шәһәрендә без бер полкта ике ел дәвамында өч Зәй егете хезмәт иттек. Сер түгел, инде соңгы сулышым ахрысы дип уйлаган мизгеләр аз булмады. Дөрес, ир-егет өчен хәрби мәктәп үтү чын ир-ат булу өчен бик кирәк, тик ул чын сугышта сыналу булмасын, - дип киләчәк буыннарга үз теләген җиткерде Сергей. Соңыннан солист Андрей Иванов белән берлектә егетләр хәрби җырны аягүрә башкарып күңелләрне тетрәндерде.




Глава Чечни Рамзан Кадыров
Чечня

В гареме Кадырова побывали десятки девушек, многие — несовершеннолетние. Некоторые родили ему детей, другие были жестоко наказаны — «Проект»





Москва

За прошедшую неделю подмосковные росгвардейцы обеспечили безопасность более 200 мероприятий


Глава Чечни Рамзан Кадыров

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Чечня

В гареме Кадырова побывали десятки девушек, многие — несовершеннолетние. Некоторые родили ему детей, другие были жестоко наказаны — «Проект»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Вольфганг Амадей Моцарт

«12 Шедевров Моцарта» от Amadeus Concerts




Спорт в Чечне

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

ЧЕЧНЯ. Дени Накаев стал чемпионом Германии по борьбе

ЧЕЧНЯ. Министр ЧР по физической культуре и спорту встретился с Раисом Татарстана Рустамом Миннихановым

ЧЕЧНЯ. В Чечне прошел республиканский турнир по самбо


Большой шлем

«Надо чем-то жертвовать». Арина Соболенко отказалась ехать на Олимпиаду в Париже



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Грозный

В День памяти и скорби на телебашне Тамбова включат подсветку



Частные объявления в Грозном, в Чечне и в России