Тимераяк табаны бугазын кискән(+видео)
“Югра” командасы һөҗүмчесе Виталий Ситниковның уен вакытында бугазы киселгән.
Әлеге хәл “Слован”га каршы уенның өченче периодында булган: “Слован”ның һөҗүмчесе Ладислав Надь капкага алка суккан вакытта инерция белән егылып китә һәм тимераягы көндәш команда уенчысының бугазын кисә.
Эскәмиягә кадәр үз аягында барса да, аңында калган уенчыны тиз арада носилкага салып хастаханәгә озаталар. Бәхеткә күрә, уенчының төп кан тамыры киселмәгән була. Аның гомеренә куркыныч янамаган.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51523
Фото: http://intertat.ru.