Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Кызыла
Кызыл
Сентябрь
2022

Харис Мусин: «Безнең республика җитәкчеләре имәнгә һәйкәл куярга тиеш!»

0
Харис Мусин: «Безнең республика җитәкчеләре имәнгә һәйкәл куярга тиеш!»

Татарстан урман хуҗалыгы министрының элекке урынбасары, Казан дәүләт аграр университеты мөгаллиме Харис Мусин шәһәрне яшелләндерү буенча киңәшләр бирә.

Мин шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе булып эшләгән вакытлар. 2000 еллар тирәсе. Берзаман халыкның акчасы барлыкка килә башлады, өйләре янында төрле агачлар үстерергә теләк белдерделәр. Ул вакытта Казан Кремле эчендә 5-6 зәңгәр чыршы бар иде. Кремльгә зәңгәр чыршы каян кайтканын белмим, ләкин аның туган ягы – Канада.

Без, Кремльгә җитәкчеләр эшкә килгәнче һәм эштән кайтып киткәч, шуның орлыгын җыя идек. Шулай итеп, зәңгәр чыршыны питомникка чәчтек һәм Россиядә бу өлкәдә монополистка әйләндек. Казахстан, Грузия, Ташкент ташыды бездән... Бүген Казандагы чыршының бөтенесе диярлек Кремльдән чыккан чыршылар нәселеннән. Зәңгәр чыршының яртысы – зәңгәр, яртысы яшел ылыслы булып туа.

Депон, ягъни углерод йотып, тирә-якка кислород чыгару күләме буенча беренче урында – тополь, икенче урында имән тора. Шкаланың иң астында – гади чыршы. Шуңа күрә яшелләндерү юнәлешендә Татарстан имәннәр һәм аның иярченнәре белән ныклап шөгыльләнергә тиеш. Петр I заманында Казан губернасы үсешенә имән нык йогынты ясый, сугыш чорында да бу агачтан нык файдаланалар. Безнең республика җитәкчеләре имәнгә һәйкәл куярга тиеш! Кызыл имәнне сәнәгатькә чыгарыр өчен, миңа тагын 150 ел яшәргә кирәк, анысын мин эшләмәсәм, укучыларым булдырыр, дип ышанам. Кешедә генә түгел, агачларда да затлы нәселләр бар, без шуларны кайгыртырга тиеш.

Шкаланың беренче урынындагы тупылга килгәндә, безнең ул агачны хөрмәт итмәвебез белемсезлектән килә. Топольләрнең атасы һәм анасы була, аның анасы гына мамык бирә. Бу мамык – орлык, аның орлыгы ераккарак таралсын өчен мамыкка чорналган. Аллаһы Тәгалә аны шулай яралткан. Орлык таратканда аларга келәймә сугарга, шул ук җәйдә кисәргә кирәк. Без фәнни яктан ир затыннан булган топольләр белән генә шөгыльләнәбез. Безгә бүген мамык бирә торган хатын-кыз экземпляр тупыллар, Америка өрәңгесе белән көрәшергә, аларны юк итәргә тырышырга кирәк.

Казан хәзер гади чыршыга тулды, без аны кирәгеннән дә артык утыртабыз. Ул чыршы тавышны яратмый, тузанны авыр кичерә, аңа чиста һава кирәк. Ул 5-6 елга бер тапкыр гына ылысын коя, шәһәр эчендәге бөтен пычракны һәм газны җыя. Европага барсагыз, анда бөтен агачларның 10 %ы гына ылыслы икәнен күрерсез. Ылыслы агачлар шәһәрне яшелләндерүдә әз булырга тиеш.

Шәһәрне яшелләндерү өчен күп агачны чит илдән ташыйлар, үзебезнең бер дигән юкәбез бар, югыйсә. «Өфе юкәләре» дип җырлыйлар, ләкин Татарстан юкәләре турында җырламыйлар. Аннан, Казан урамнарында миләш, дүләнә, корычагачны күбрәк күрәсем килә. Сугыштан соң ишегалларында шау чәчәктә сирень утырган, шуларны кайтарасы иде.





Глава Тувы Владислав Ховалыг
Москва

Собянин сообщил о планах благоустройства территорий школ и детских садов





Москва

Музей Победы ко Дню медика открыл новую площадку


Глава Тувы Владислав Ховалыг

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: В этом году к проекту «Открой#Моспром» присоединился один миллион человек



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Metallica

В Fortnite прибудет группа Metallica и новый режим




Спорт в Туве

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

"Кайсар" обошел "Астану" в КПЛ

Курбан Бердыев возглавил "Туран"

Росгвардейцы Тувы стали победителями республиканских соревнований по легкой атлетике


ATP

Карен Хачанов проиграл Вукичу во втором круге турнира ATP-250 в Хертогенбосхе



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Кызыл

Росгвардия Тувы приняла участие в мероприятиях, посвященных Дню России



Частные объявления в Кызыле, в Туве и в России