Ислам табышмаклары
![Ислам табышмаклары](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/2/1/486f8d329c24ade876b7fce5ea6ddd92.jpg)
Өч ислам табышмагы.
1) Кем тумады, ләкин җирдә башка кешеләргә караганда озаграк яшәде?
Җавап: Адәм галәйһиссәләм.
2) Ул әни, ләкин бала тапмаган һәм хатын-кыз да түгел?
Җавап: ул Фәтихә (Әлхәм) сүрәсе. Ул – Корьәннең анасы (әлеге сүрәнең икенче исеме).
Игътибарга алыгыз, кайбер җавапларда, «җир анабыз» дип, ялгышлык белән язылган. «Җир анабыз» дип әйтү ул – мәҗүси дингә (язычество, языческие религии) караган нәрсә. Без, әлхәмдүлилләһ, мөселман (ислам динен кабул иткән кеше).
3) Кайсы җиргә кояш нурлары бер генә тапкыр төшкән?
Җавап: Ул җир – Муса гәләйһиссәләм үзенең халкы белән Фиргавен гаскәреннән качканда, Кызыл диңгезнең ачылып алган төбе.