Добавить новость
Главные новости Кызыла
Кызыл
Август
2025

Кызыл чөгендердән һәм сырдан кабымлык рецепты

0

Сарман районы Сарман авылында яшәүче Резидә Фәйзуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызыл чөгендер һәм сыр рулеты рецепты белән уртаклаша.

Чөгендер рулеты

2 уртача зурлыктагы пешкән кызыл чөгендер, 2 йомырка, 150 грамм он, 100 мл сөт, бер чеметем тоз кирәк.

Башта йомырканың агын сарысыннан аерырга һәм чеметем генә тоз салып, үз формасын тотып торырлык хәлгә килгәнче блендер белән күпертергә. Пешкән чөгендерне угычтан уарга, аннары блендер белән изәргә. Шуңа йомырка сарысын, сөт, он өстәп яхшылап тугларга һәм йомырка агын кушып, сак кына, астан өскә хәрәкәт ясап, әкрен генә болгатырга. Озак болгатасы түгел, ике масса бергә кушылып беткәнче генә.

Формага (противень) пергамент куеп, әзер массаны тигезләп җәяргә һәм 300 градуста 20 минут пешереп алырга. Духовкадан алуга, пергаменты белән бергә сөлге өстенә күчерергә һәм рулет итеп төреп, суынырга куярга.

Эчлек өчен: 300 грамм эремчекле сыр, 3 аш кашыгы майонез, 2 тырнак сарымсак, яшел укроп. Барысын бергә болгатырга, аннары суынган рулетка тигезләп җәяргә. Өстенә – бер рәт чистартылган сельдь кисәкләре, аның кырыена – вак итеп туралган башлы суган, аннары тагын сельдь, суган… Һәм рулет итеп төрергә. Рулетны, формалашсын өчен, суыткычка куярга.

Сыр рулеты

200 г сыр, 3 йомырка, 2 аш кашыгы каймак, 2 аш кашыгы он, 1 чеметем тоз. Йомырканы агын сарысыннан аерып, тоз салып күпертергә. Йомырка сарысына каймак, он салып, башта тугларга, аннары угычтан уылган сыр кушып болгатырга һәм сак кына күпертелгән йомырка агын салып болгатырга. Формага пергамент куеп, массаны тигезләп җәяргә. Духовкада 200 градуста 15 минут пешерергә.

Эчлек өчен: эремчекле сыр, майонез, сарымсак, кореяча кишер, тозлы кыяр.

«Бик тәмле булды, бигрәк тә оныклар яратты», – дип яза хуҗабикә.







Глава Тувы Владислав Ховалыг





Глава Тувы Владислав Ховалыг

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Туве



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Кызыле, в Туве и в России