Добавить новость
Главные новости Кызыла
Кызыл
Сентябрь
2025

Экзотика үстерүче бакчачы Ризида Мөхәммәтҗанова: «Беренче тапкыр кызыл кыяр уңышы алдым»

0

Тырыш, уңган һәм матур итеп дөнья көткән булдыклы кешеләргә сокланмыйча мөмкин түгел шул. Ниләр генә үстермиләр бит, ничек кенә барсына да өлгерәләр?! Гөрләтеп бакча үстерүче Ризида апа белән быелгы уңышлары, көзге бакча эшләре хакында сөйләшеп алдык.

«Һәр экзотик яшелчә-җимеш – «на любителя»

Уңышлар мул булдымы, Ризида апа?

Экзотик яшелчә-җимеш бик аз калды инде, шулай да кайсыберләре әле һаман да күзләрне иркәләп, күңелләрне сөендереп тора. Циклантера – бик яхшы гына үсте, уңышы белән дә шатландырды. Борчак кебегрәк ул, эчендә орлыгы да бар. Аны кыздырып та ашадык, тәмле булды. Аннары тозлап та куйдык. Үрмәләп үсә ул, бер-берсенә үрмәли-үрмәли теплицада да үсәләр. Шуннан соң «пальчиковый» баклажан да үзгә бер тәмле булды. Гомумән шуны әйтә алам, һәр экзотик яшелчә-җимеш – «на любителя». Шәхсән мин менә, аларны аеруча витаминнарга бай булганлыктан үстерәм. Мисал итеп, киваноны алыйк: ул В төркеме витаминнарына аеруча бай икән. Аерым санап киткәндә – В3,В9,В10 һәм башкалар. Кивано – витаминнарга бай.

Бу кивано, дип аталган чит-ят ризыкны ничек ашыйлар соң?

Киваноны болай да ашыйбыз, быел киптерергә уйладым. Киптерәм дә, каһвә тарттыргыч машинкадан үткәреп ашларга да салам.

Тагын безнең якларга хас булмаган нинди яшелчә-җимешләр үстердегез?

Фундук, арахис, кокос шикелле вак кына чикләвекләр дә үстерәм. Греция чикләвеге киләсе елга уңыш бирер инде. Кызыл кыяр да утырттым, чәчкәсе өчен утыртырга мөмкин. Быел беренче тапкыр утырткан идем, кыяры ошап бетмәде, тәме бик юк! Момордика, кивано, черри, мелотрияләр дә мул гына уңыш бирде. Айва мәсәлән салатларга салырга да бара, катып киткәч чәйгә салсаң да тәмен бирә. Аннан соң «чесночный» помидор утыртып карадым. Тәмле, крахмаллы гына булды. Физалис та әйбәт кенә үсте.

Боярышник бик уңды. Бер агачтан 5-6 бидрәләп чыгар, диеп торам. Аны шул киптерергә җыенам. Кайнатмалар кайнатканым бик юк бу арада. «Дюшес», «Конференс» сортлы грушалардан сок, каклар ясадым. Шуннан соң ежевика да бик әйбәт пеште

Кышларын исән-имин ризыкларга язсын! Якынча ничә дистәләп банка сок, салат-икралар япканыгызны, яшелчә тозлаганыгызны санаганыгыз бармы, Ризида апа?

150ләп банка идән астына төшеп утырды инде. Соклар күп ясыйм бит, компот фәлән япканым юк. Груша, алма, виноград, кишер, кабак соклары. Сокларга шикәр салганым юк, кыш көне ачкач эчерәк булса – тәменә карап чама белән шикәр комы салабыз.

Мул уңыш алу өчен бакчага ашламалар кертәсезме?

Бакчага әллә ни күп ашлама кертмибез. Быел гына атлар фермасыннан тирес керттек. Сыер тиресен бер елны алган идек, шифер кисәкчәләренә кадәр булды анда… Ә болай күпчелек очракта торф һәм үзебез асраган тавыклар тизәгеннән торган ашлама гына кертәбез. Быел кырмыскалар белән дә көрәшергә туры килдә. Тля, белокрылкалар да бакчачыларны интектерә бит. Шуңа күрә көл, горчица, марганцовка, нашатырь спирты, «яшел» сабын белән дә эш итәбез.

Корткычларга каршы сода да сибәм, 10 литрлы лейкага 2 калак сода салам. Гомумән, содалы суны һәр нәрсәгә сибү дә отышлы. Кәбестәләргә сипсәң дә файдасын күрү мөмкин – кәбестә яфраклары корткыч бөҗәкләрдән челтәрләнеп бетми.

«Бер җиләк-җимешне дә әрәм итәргә тырышмыйм»

Әле бакчада ниләрне җыеп бетерәсегез калды?

Менә боярышникны, алманы эшкәртеп бетерәсем калды. Бер җиләк-җимешне дә әрәм итәргә тырышмыйм, чөнки, әни мәрхүмә әйтә торган иде: Аллаһы Тәгаләне рәнҗетмәгез, булган ризыкларыгызны ташламагыз. Аннан соң балаларым да мин пешергән сый-нигъмәтләрне бик нык яраталар.

«Интертат»ны укып баручы һәвәскәр бакчачыларга бирер киңәшләрегез нинди булыр?

Мин күп кенә бакчада интуитив рәвештә генә эшлим бит (көлеп-елмаеп). Әлбәттә, хәзер көз көне җирне сөреп кую кирәк. Гадәттә, көлләр сипкәч кенә сөрәбез. Әле менә хризантемалар чәчәккә бөреләнде генә. Чәчәкләрем дә атып бетмәгән. Аннары көзге эшләренә килгәндә – сарымсак утыртасы бар.

«Барысын да үстереп карарга тырышам, кызык бит ул»

Менә тәүге утырткач уңыш белән сөендермәгән яки үсеп китә алмаган культураларны да утыртасызмы киләсе елга?

Әйе, әлбәттә. Беренче елда бит үстерергә өйрәнәм, аннары елы-елына да туры килми. Һава торышы шартлары да үз йогынтысын ясый. Барысын да үстереп карарга тырышам инде, кызык бит ул. Бакчабыз да әллә ни олы түгел, – дип сөйләде ул.

Әлеге вакытта Ризида апа гөмбә җыю белән дә мәшгуль. Тормыш иптәше Рәшит абый белән бергә йөриләр урманга.

Тегесенә өлгерәсе килә, монысын эшләп каласы бар, дигән кебек. Опята җыярга барган идек тә, бик күренмәде. Шул подберёзовик, подосиновик, боровик, волнушка, кара груздь ише гөмбәләр җыеп кайттык. Хәзер берүзем генә урманга йөрергә куркыта, Башкортстан якларында аюлар күп, диләр. Кешеләр янына да чыгалар, дип сөйлиләр бит, Ходай сакласын. Гөмбәләрне тозлыйм. Гөмбә җыючыларга – үзегез таныган гөмбәләрне генә җыегыз, зур юллар, сәнәгать предприятиеләре янында гөмбә җыю белән мавыкмагыз, дип тә әйтер идем, – ди Ризида апа.

  • Уңган бакчачы киңәше: «Бакчага артык тәрбия кирәкми ул. Экзотика үстерүдән курыкмагыз»

  • Һәвәскәр бакчачы Ризида Мөхәммәтҗанова базелло һәм кивано уңышы фотоларын күрсәтте







Глава Тувы Владислав Ховалыг





Глава Тувы Владислав Ховалыг

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Туве



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Кызыле, в Туве и в России