Мөслимдә Халидә Уразаева-Спиридонованы искә алдылар
![Мөслимдә Халидә Уразаева-Спиридонованы искә алдылар](https://tatar-inform.tatar/attachments/990a3d2540975a9a1755a40ca8b0e2d9ea13d14d/store/fill/780/440/b474722a877a8e54c038121797d10b2a89d201d02239c702a2addd30b605/078.jpg)
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы Мөслим бүлеге Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Халидә Уразаева-Спиридонованы искә алу кичәсе үткәрде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Ул халкыбызның җәүһәрләре «Гөлҗамал»ны Мәскәү тамашачысына җиткергән, Мөслимнең академик хорын туплаган, әлеге хорда башлап җырлаучы Халидә Спиридонова горурланырлык шәхес. Исән булса, быел аңа 80 яшь тулыр иде.
Чарага килгән хезмәттәшләре җылы истәлекләр белән уртаклашты, репертуарыннан җырларын башкарды. Халидә Уразаева-Спиридонованың җиңел кулы белән сәнгать юнәлешен сайлаган укучылар рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрендә яшәүче балалары да кичә кунагы булды. Җырчының архивта сакланган видеоязмалары да тәкъдим ителде.