Добавить новость
Главные новости Лениногорска
Лениногорск
Декабрь
2019
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16 17 18 19 20 21
22
23 24 25 26 27 28 29 30 31

Каникул: ялмы, бәламе? — «Ватаным Татарстан»

0

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). 28 декабрьдә кышкы каникул башлана. Россия мәгърифәт министры Ольга Васильева балаларга кышкы каникулда өй эше бирмәскә дигән фикердә. Ә менә җәйге ялны үзгәрешләр көтәргә мөмкин. Мәгариф түрәләре канкулны кыскартырга тәкъдим итә. Кыскарган җәйнең файдасы булырмы?

Оныклар ял итсен!

Министрга кышкы каникулда өй эше бирмәүләрен сорап өч оныгы булган бабай мөрәҗәгать иткән. Көн буе өй эше әзерләп, реферат язып утыргач, оныкларга ял тәтемәчәк, дип борчыла ул. «Бу — нормаль хәлме?» — дип тә сораган.

— Әлбәттә, юк. Бу хакта мин узган ел ук әйткән идем, быел да кабатлыйм. Каникул вакытына өй эше бирергә кирәкми. Кайчак әти-әниләр аны гаилә белән бергәләп эшләүдән зарлана. Кайберләре төнге сәгать 12гә кадәр утыра икән. «Нигә бала, катлаулы дәреслекләрне аңламыйча, сәгатьләр буе утырырга тиеш?» — диючеләр дә бар, — дип җавап бирде Ольга Васильева. — 5–6 нчы сыйныф укучылары белемне тормышта ничек кулланасын белми. Моны халыкара тикшерүләр дә күрсәтә. Белем сыйфатын бәяләүче тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча без дөньяда 31 нче урында торабыз, элек беренче идек. Хәзер, сыйфатны арттыру өчен, стандартларны яңартабыз, яңа интерактив биремнәр эшлибез. Киләсе тикшерүләр 2021 елда уздырылачак, анысында нәтиҗәләр яхшырыр дип өметләнәбез.

Өй эше — мәңге бетмәс тема. Әти-әниләр бервакытта да зарланудан туктамаска охшаган. Хәзер алар бу хакта сөйләгәндә, күршеләр, гаилә белән эшләгәнлекләрен кыстырырга тырыша. Ә менә җәйге каникул өлешенә керергә тәкъдим итү — монысы иске авыздан яңа сүз түгел. Дәүләт Думасындагы Мәгариф һәм фән комитетының аппарат җитәкчесе урынбасары Алексей Майоров, балалар уку дәвамында арый дип, җәйге каникулны кыскартырга тәкъдим итә. Моны ул уку сәгатьләрен дөрес итеп бүлү, мәшәкатьне киметү өчен кирәк ди. Аның фикеренчә, бигрәк тә өченче чирек артык озын һәм ул балаларга кыенлык тудыра. Шуңа күрә биш атна укып, бер атна ял итәргә тәкъдим итә. Шул ук вакытта: «Җәйге каникулны кыскарту белән күпләр ризалашмаячак, укучылар, укытучылар җәй көне ял итәргә ияләнгән», — дип тә әйтә.

Социаль челтәрләрдә депутатның фикерен хупламаучылар шактый. Бу тәкъдим укытучыларның да ачуын чыгара. Янәсе, алар болай да өч ай ял итми.

— Укытучы ел буе эшли, атнага бары бер генә көн ял итә. Июнь аенда лагерьда эшли, башка вакытта сыйныф бүлмәләрен яңа уку елына әзерли, яңа уку елына план төзи, — дип яза бер укытучы.

Бер балага — ярты сәгать вакыт

Әти-әниләр дә каникулны кыскартуны хупламый. «Аны балалар көтеп ала. Алар болай да укый-укый хәлдән тая». «Авыл балалары, иртүк торып, күрше авыл мәктәпләренә укырга йөри, кич кенә кайта». «Каникулга тимәскә, уку программаларын җиңеләйтергә кирәк». Кыскасы, фикерләр шундыйрак.

Балалар арымасын өчен, җәйне кыскартырга кирәкми. Казанның 23 нче лицеенда моның башка җаен тапканнар. Биредә өч семестр системасын керткәннәр, ягъни 11 атна укыган саен ял итәләр.

— Башлангыч сыйныф укучылары болай да тиз арый, ә даими ял итүнең файдасы бар. Алар элек ешрак авырса, хәзер андыйлар сирәк. Өченче озын чирек, билге буенча да проблема юк. Фән атнага бер мәртәбә кергән очракта да укучы чирек беткәнче билге алырга өлгерәчәк. Кышкы каникулга өй эше бирүне хупламыйм. Бу вакытта гаилә белән бергәләп тимераякта, чаңгыда шуса, рәхәтләнеп ял итсә, файдалырак бит, — ди директор урынбасары Регина Абдреева.

Аның әйтүенчә, җәй ул — әти-әниләргә балалары белән ял итү өчен бердәнбер мөмкинлек. «Кызганыч, бүген әти-әниләр балаларына көненә ярты сәгать кенә вакытын бүлә. Бу — зур фаҗига, — ди ул. — Әти-әниләр акча эшләү, карьера төзү, социаль челтәрләрдә утыру белән белән мәшгуль. „Ашадыңмы?“, „Нинди билге алдың?“ Гадәттә күбесе шул хакта сораша. Җәй көне балалар әти-әнисе белән күбрәк аралаша алачак. Май аенда эссе булгач, сыйныф бүлмәләрендә утыру кыенлаша. Җәен укыган очракта тагын да кыен булачак».

«Кирәк булса, интернеттан эзләп табам»

Лениногорск районының мәгариф бүлеге башлыгы Вәгыйз Санатуллин, киресенчә, каникулга өй эше бирү яклы.

— Әлбәттә, башны бәрә-бәрә уку димим. Гадәттә, укытучылар, өй эше итеп, дәрес вакытында үткәнне кабатларга бирә. Бүген аны балалар гына түгел, гаиләләре белән эшлиләр. Берничә тапкырдан соң бала әти-әнисенә салына башлый. Шуннан соң дәреслекләр авыр, программалар катлаулы, гаиләбез белән эшли алмадык, күршегә кердек, дип зарланырга тотыналар. Бала үзе эшләсен, әти-әни кирәк чакта булышып кына җибәрсен. Аңламаганны укытучыдан сорап була бит. Укучыларның күпчелеге: «Миңа фәлән нәрсәне белү кирәкми, кирәк булса, интернеттан эзләп табам», — ди. Элек без китапханәләргә барып укыдык, укыган хәтердә кала иде. Хәзер мондый нәрсә юк. Җәйге канкулны үзгәртүне хупламыйм, — ди ул.

Фикер

Ләйлә Минһаҗева, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы:

— Каникулга башлангыч сыйныф укучыларына өй эшен бөтенләй бирмәскә кирәк дип саныйм. Гомумән, балаларның балачагын урламау ягында мин. Биш-алты түгәрәккә йөрткән әти-әниләрне дә ачуланам. Бала укудан соң, көнгә икешәр түгәрәккә йөреп, ничек ял итә алсын ди? Мәктәптә болай да уку җиңел түгел. Кайбер әти-әниләр өй эшен балалар түгел, зурлар да эшли алмаудан зарлана. Югарырак сыйныфларда исә каникулга өй эшен балаларның яшенә карап бирергә кирәк. Һәрхәлдә, өлкән сыйныфларда каникулда тик яту килешми. Аларның имтихан тапшырасы бар. Жәйге каникулны кыскартуның зыяны күбрәк тә булырга мөмкин. Әти-әниләр, каникулда баланы лагерьга, әби-бабайга кунакка җибәрәм дип, алдан планлаштыра. Уку белән ялны чиратлаштырганда, бу тәртип югалачак. Әби-бабасы булганнар күзәтү астында булыр, анысы. Әти-әниләре эштә булганнарның балаларына кем күз-колак булачак? Алар бит урам тәрбиясенә бирешәчәк, шуңа күрә контроль һәрвакыт кирәк.





Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов назначил Зиатдинова главой Госкомитета РТ по закупкам





Москва

За прошедшую неделю подмосковные росгвардейцы обеспечили безопасность более 200 мероприятий


Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Татарстан

Минниханов: Обновленная мечеть Альметьевска — пример для всей России



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Бато Багдаев

Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети: «Волшебный платок бабушки Дари» - это захватывающее путешествие в мир бурятской сказки, которое не оставит равнодушным ни одного зрителя




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Подмосковные каратисты завоевали две медали на играх БРИКС

Подмосковные бадминтонисты выиграли шесть медалей Игр БРИКС

Российские спортсмены выиграли 38 золотых медалей в третий день игр БРИКС


ATP

«Ну и где здесь «группа смерти?» ATP показала, каким был бы Евро-2024 с теннисистами



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Бато Багдаев

Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети: «Волшебный платок бабушки Дари» - это захватывающее путешествие в мир бурятской сказки, которое не оставит равнодушным ни одного зрителя



Частные объявления в Лениногорске, в Татарстане и в России