Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Лениногорска
Лениногорск
Декабрь
2019
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16 17 18 19 20 21
22
23 24 25 26 27 28 29 30 31

2019 ел спорт яңалыклары: Биләлетдинов, Заһитова китте, Слуцкий белән Вәлиева килде

0
2019 ел спорт яңалыклары: Биләлетдинов, Заһитова китте, Слуцкий белән Вәлиева килде

Казанда КХЛның «Йолдызлар матчы» үтте

Гыйнвар аенда Казанда КХЛ командаларының «Йолдызлар матчы» булды. Әлеге шоу ел саен нинди дә булса бер зур шәһәрдә үтә. 2019 елда үткәрү урыны итеп Казанны сайлап алдылар. «Ак Барс» командасы чыгыш ясаучы Харламов дивизионының остазы итеп Зиннәтулла Биләлетдинов сайланган иде. Аның кул астында «Ак Барс»ның легендар триосы – Зиновьев- Зарипов-Морозов уйнады.

«Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов эшеннән китте

«Ак Барс» хоккей клубының легендар тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов баш тренер постын калдырды. Хәзер клубны Дмитрий Квартальнов җитәкли. Квартальнов моңа кадәр Мәскәүнең ЦСКА һәм Ярославльнең «Локомотив» командаларының баш тренер вазифаларын үти иде.

«Ак Барс» Биләлетдинов белән өч тапкыр Гагарин кубогын отты.


Татарның милли уены «Аударыш»ны яңарттылар

Арча районы Яңа Кырлай авылында бишенче тапкыр «Ат көне» узды. Гади генә бәйрәм булмады ул «Ат көне» дигәннәре. Чөнки анда татарның милли уены «Аударыш»ны кире кайтардылар.

«Аударыш» — татар халкының милли уен төре. Соңгы тапкыр ул ярыш буларак 1917 елда үткәрелгән. Мәйданга ике ат, ике җайдак-көрәшче һәм хөкемдар керә. Төп кагыйдә — көндәшне атыннан беренче булып өстерәп төшерергә кирәк. Өстерәгәндә билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга ярый. Аяктан, аркадан тотып, тарталар икән, аларга кисәтү бирелә. Шулай ук «Аударыш»ка бары тик татар токымлы атларны гына кертәләр. Татар аты — аксыл-сары төстәге, ак яллы, кыскарак буйлы ат.

Октябрьдә «Аударыш»ны Лениногорск районы Югары Каран авылында Республикакүләм дәрәҗәдә үткәрделәр. Анда җайдакларны үлчәү авырлыклары буенча бүлделәр.

Көрәш буенча Татарстан беренчелегендә ызгыш килеп чыкты

2019 елда көрәш дөньясында да яңалыклар күп булды. Алар турында бәйнә-бәйнә язган идек инде. Тик шуларның иң истә кала торганы, әлбәттә, көрәш буенча Татарстан чемпионатында килеп чыккан ызгыш.

Кыскасы, көрәшче Радик Сәлахов, көндәше Лениз Абдуллинны җиңеп чыккач, тамашачыларга борылып, өч тапкыр терсәген бөгеп, әдәпсез ишарә күрсәтә. Моңа, кагыйдәләр буенча Радик җиңеп чыгып та, көрәшчеләрне кире келәмгә кертү сәбәп булып тора. Радикның бернинди көрәш алымы да ясамыйча, көндәшен бары тик аркасына яткызып кына җиңүе тамашачыларга ошамый. Шуңа күрә хөкемдарлар көрәшчеләрне келәмгә кертергә мәҗбүр була да инде.

Радик Ленизның тренеры Марат Әхмәдиев белән дә төрткәләшеп ала. Тик аларны аерып калып, массакүләм сугышны булдырмый калалар.

Сәлаховны Татарстан беренчелегеннән төшереп калдырмыйлар. Ул анда икенче урын ала. Татарстан көрәш федерациясенең Президиум утырышында әлеге мәсьәләгә ачыклык кертелә һәм Радик Сәлаховны бер елга ярышлардан читләштерергә дигән карар кабул ителә.

13 яшьлек Камилә Валиева — фигуралы шуу буенча юниорлар арасында чемпион

Данлыклы тренер Этери Тутберидзе кул астында шөгыльләнүче тагын бер татар кызы Камилә Вәлиеваны Алинә Заһитовага алмаш дип атыйлар. Ул быел Чиләбе шәһәрендә үткән юниорлар арасында Гран-при финалында җиңеп, чемпион калды. Әлеге сезон Камилә өчен халыкара юниор ярышларында беренчесе.

13 кенә яшь булуга карамастан, Камиләгә зур өметләр баглыйлар. Чөнки Камилә — юниорлар арасындагы Гран-приның финалына барып җиткән һәм җиңгән беренче Россия спортчысы.

Сакчы Эмиль Гарипов «Ак Барс»тан китте

9 ел Казанның «Ак Барс» хоккей командасында уйнаган, команда белән берлектә Гагарин кубогына ия булган капкачы Эмиль Гарипов «Ак Барс»тан китте. Ул хәзер Омск шәһәренең «Авангард» командасы өчен чыгыш ясый. Моңа Эмильне «Ак Барс» өчен уйнатмаулары сәбәп булды дип аңлаттылар. Февраль аенда алган имгәнүдән соң Гарипов бүтән бозга чыкмады.

2019 елда Эмиль Гариповның тормышында тагын бер яңалык булды. Ул депутат, шагыйрь Разил Вәлиевнең оныгы Җәмиләгә өйләнде. Туйны 7 июньдә Болгар шәһәрендә үткәргәннәр.

Алинә Заһитова спортчы карьерасын туктатты

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы үзенең спортчы карьерасын туктатты. Тик ул зур спорттан китмәвен, бары тик күпмедер вакытка тукталып торачагын гына әйтте. Алинә моны фигуралы шуудагы барлык казанышларны алганы һәм хәзер алай ук бозга чыкканда мотивациясе көчле булмавы аркасында дип аңлатты.

Алинә күптән түгел Туринда узган Гран-при финалында аягына травма алып, соңгы урынга калды. Шул сәбәпле Италиядә узган күрсәтмә чыгышлардан да баш тартырга мәҗбүр булган иде.

Хоккейчы Данис Зарипов — Татарстанның ел спортчысы

«Ак Барс» хоккей командасы капитаны Данис Зарипов Татарстанның ел спортчысы дигән исемгә лаек булды. 2019 елда Данис Зарипов берничә рекорд куйды. Зарипов — спорт карьерасында 1200 матч уйнаган бердәнбер Россия хоккеисты. Шулай ук Данис — «Ак Барс» тарихында 600 очко җыя алган бердәнбер хөҗүмче дә. Шунысын да онытмаска кирәк: Данис Зарипов — биш тапкыр Гагарин кубогын откан бердәнбер хоккейчы. Шуның өчесе — «Ак Барс» командасы белән.

«Рубин»ның яңа тренеры — Леонид Слуцкий

Июнь аенда «Рубин»нан Корбан Бердыев китте. Корбан Бердыев 14,5 ел «Рубин» футбол командасының баш тренеры булып эшләде. Аның кул астында «Рубин» 553 рәсми матч уздыра, шуларның 247дә команда җиңүгә ирешә. Казан командасы Бердыев белән ике тапкыр Россия беренчелеген, бер тапкыр Россия Кубогын, ике тапкыр Россия Суперкубогын, ике тапкыр Россия беренчелегендә бронза медаль яулый. Шулай ук чемпионнар Лигасында катнашала, Европа Лигасының чирек финалына барып җитәләр.

Бердыев киткәч, «Рубин»ны вакытлыча элеккеге уенчы Роман Шаронов җитәкләп торды. Хәзерге вакытта «Рубин» Россия премьер-лигасында 13 урынны били.

19 декабрь көнне «Рубин» 48 яшьлек Леонид Слуцкий белән килешү төзеде. Шулай итеп, алдагы биш елда Казан командасының баш тренеры Слуцкий булачак.

Моңа кадәр Леонид Слуцкий Мәскәүнең ЦСКА командасын җитәкли иде. ЦСКА белән ул өч тапкыр Россия премьер-лигасын һәм Россия Кубогын отты. Слуцкий шулай ук футбол буенча Россия җыелма командасының баш тренеры булып та эшләде. 2018-2019 елда Слуцкий Голландиянең «Витесс» командасын җитәкләде.

Казанның «Зенит» волейбол командасы — рәттән алтынчы тапкыр Россия чемпионнары

2019 елны Казанның волейбол командалары Россия Кубогын отуга иреште. Финалда «Зенит» — «Зенит»ны, «Динамо» — «Динамо»ны җиңде.

«Зенит-Казан» ирләр волейбол командасы тугыз, ә рәттән алтынчы тапкыр Россия Кубогын отты. Финалда ул Санкт-Петербург шәһәренең шулай ук «Зенит» дип аталучы командасын җиңеп чыкты.

«Динамо-Казан» хатын-кызлар командасы да бишенче тапкыр Россия Кубогын отуга иреште. Финалда алар да Мәскәүнең «Динамо» командасы белән очраша.





Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов и Махонин подписали план мероприятий по сотрудничеству РТ с Пермским краем





Москва

Рок-версия гимна Белогорска прозвучала на масштабном рок-н-мобе


Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Татарстан

Минниханов о празднике Курбан-байрам: Это время нравственного очищения



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Концерт

Радость встречи с клоунами приносят массу положительных эмоций детям в Бурятии - Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Легкоатлет из Росгвардии завоевал золото в забеге на 5 тысяч метров на международных «Играх стран БРИКС» в Казани

«Неприятно, что случилось в Казани». Шипачев — о переходе в минское «Динамо»

Три дня звезды в прыжках в воду будут биться за медали Игр БРИКС в Казани


WTA

Самсонова выиграла турнир WTA в Хертогенбосхе



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Game News

Real Commando Shooting 3D 6.0



Частные объявления в Лениногорске, в Татарстане и в России