Главные новости Лениногорска
Лениногорск
Сентябрь
2023

«Адель үзен кулга алгач укытырмын»: Юл һәлакәтендә һәлак Ләйләгә тапшырылмаган хат

0

Лениногорскида яшәүче шагыйрә Гөлфия Шәйдуллина авариядә һәлак булган якташы – 18 яшьлек Ләйлә Сираева турында үзәк өзгеч шигырь язган иде дип хәбәр иткән идек. Ул аңа «Тапшырылмаган хат» та язган.

«Ләйләбезне югалткан көннән бирле, күңелне нидер кимерә. Япь яшь гомернең өзелүе беркемне дә битараф калдырмады. Алай гына да түгел, Адель белән Ләйлә арасында булган чиста, саф мәхәббәт, киләчәккә өмет белән караган хыяллар Адельне сагыш күленә илтеп салуы күңелне борчыды. Янына барып, иңнәреннән кочып, «Күркәм сабырлыклар телим, кайгыңны уртаклашам», – дип, юату сүзләре әйтәсем килде.

...Ләкин, нишләмәк кирәк, язмышлардан качып калып булмый, кеше гүренә кеше керми, дип бабайларыбыз белми әйтмәгән. Ана карынында ук язылган язмышны без үзгәртә алмыйбыз. Раббым язганны күрәбез. Язмыш йөртә бәндә баласын. Мәхәббәтен югалткан Адельгә бүгенгесе көндә бик авыр, бик тә. Ә Ләйләнең әнисенә нишләргә? Газиз сабыен югалту ачысын ничек йотарга, кайлардан сабырлыклар алырга. Анага меңләтә авыр. Тик тормыш дәвам итә, бар көчеңне, сабырлыгыңны йодрыкка җыеп, Ләйләбезгә догалар бирер өчен, аны һәрдаим искә алыр өчен, оҗмахларда бергә күрешер өчен, Аллаһ тарафыннан безгә бүләк итеп бирелгән гомеребезне яшәргә кирәк. Сабыйның, Ләйләнең, урыны җәннәттә, тәннәре рәхәттә , рухлары шат булсын . Амииин.

Адель, иркәм сиңа сүзем бар...

...Хәсрәт йөри бәндә башларыннан

Агач башларына кунмый ул,

Язмышларны күрми, бер кем гүргә керми

Яраларың бәйлә... сабыр бул...

Күреп торам, әрнү йөрәгеңдә

Юату сүзе монда урынсыз –

Күңел түрен ялкын яулап ала

Аяк тотмый кала буынсыз.

Кырык бер энә йөрәккә кадала да

Һәркөн саен берсе коела,

Яраларың тирән, әрнүең нык –

Көннәр үтмәс кебек тоела

Йөрәгең кабул итми якты көнне –

Кара тоташ төннәр күңелеңдә,

Яраларның яңа чагы әле

Сары сагыш зәңгәр күгеңдә.

Сабырлыгың җыеп, алга кара

Әти- әниең, туганың яныңда,

Синең хәләт алар өчен авыр –

Син торасың сагыш ярында.

Хәсрәт хәсрәтка ошамый шул

Хәсрәт савытлары бушамый,

Көтәсеңдер, Ләйләм чыгар, диеп

Киткәненә күңелең ышанмый.

Раббым биргән ачы сынауларны

Сабыр итеп үтми нишлисең.

Тормыш дәвам итә, алга кара

Мин ышанам, чыдам, көчле син.

Вакыт дәвалый ул яраларны

Мәңге төзәлмәс кебек булса да

Чарасызлыктан, ни эшләргә белми

Упкыннарга карап торсаңда.

«Гөлфия апа, безнең зур кайгыбызга битараф булмаганга зур рәхмәт. Адель бераз үзен кулга алгач, мин аңа укытырмын», – дип язган Адельнең әнисе.

«Ләйлә миңа үз оныгым кебек иде», – дип язган Адельнең әбисе.

Шөгердә яшәүче 18 яшьлек Ләйлә 2 сентябрьдә Лениногорск – Чирмешән юлында «Гранта» автомобилендә барганда «Газель» автомобиленә бәрелеп һәлак була. Пассажир булган иптәш кызы тән җәрәхәтләре ала. Ул фото белән шөгыльләнгән. Фаҗига буласы көнне иртүк Казаннан эшкә – Лениногорск мәчетендә яшь парларның никах мәҗелесен фотога төшерергә кайткан булган.





Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов вручил руководству Росреестра государственные награды Татарстана





Москва

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Социальный фонд выплатит остатки материнского капитала менее 10 тысяч рублей


Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Татарстан

Минниханов обсудил модернизацию энергомощностей с главой Минэнерго России



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Сергей Брановицкий

Прослушивания Яндекс Музыка. Увеличение прослушиваний в Яндекс Музыка.




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

«Будем искать инвесторов»: строительство школы Загитовой в Казани отложили из-за отсутствия финансирования

«Они исторически плохо играют с англичанами». Казанский определился со ставкой на матч «МЮ» — «Твенте»

Борцы-классики Подмосковья выиграли 4 медали на всероссийском турнире в Казани


Марин Чилич

Эйсинг-777 // Марин Чилич стал самым низкорейтинговым чемпионом турнира АТР



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Лениногорск

Руслан Кираметдинов: «Балаларыма үзем теләгән кадәр игътибар, тәрбия бирә алмыйм...»



Частные объявления в Лениногорске, в Татарстане и в России