(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Декабрьдә яшь юл инспекторлары арасында «Куркынычсыз тәгәрмәч — 2021» Бөтенроссия юл хәрәкәте конкурсына йомгак ясалды. Анда Россиянең 85 төбәгеннән мәктәп укучылары катнашты. «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, ярышларда республика данын Казанның 159нчы лицее укучылары Аяз Җиһаншин, Нияз Хәйретдинов, Милана Мальгина һәм Адилә Мифтахова яклады. Балалар конкурсның теоретик өлешендә дә иң яхшылар булып чыкты. Алар юл йөрү кагыйдәләре турындагы сорауларга хатасыз җавап бирде, шулай ук велосипед белән виртуоз идарә итеп күрсәтте. Пьедесталның икенче баскычын Липецк өлкәсе мәктәп укучылары алды, ә бронза медаль Свердловск өлкәсеннән килүчеләргә тапшырылды. Җиңүчеләр Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча уртак утырышында бүләкләнде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь юл инспекторларын җиңүләре белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.