Явызлыкка — җәза
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_1.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="236" height="161" align="Left"]bez_1.jpg (46.66 Kb)[/img]Салкын көн иде, мәчебез дүрт бала ияртеп кайтты. Бабай белән уйлаштык та, аларны, туңмасыннар дип, печәнлеккә меңгереп куйдык. Тик бер көнне бабай начар хәбәр әйтте: “Мәче балалары үлгән”. Аларны Марат абыйларның зур соры мәчеләре ботарлап ташлаган икән. моңа бик ачуым килде. Соры мәче, берни булмагандай, һаман безгә кереп йөри. Мин моны акылга утыртырга булдым. Ярдәмгә этебез Чарлины алдым. Без соры мәчегә сугыш игълан иттек. Мин — Чапай, этем Петька булыр, дип уйладым.
Башта лапас сукмагында тозак ясадык. Аның төбенә иске баулар, җепләр ыргыттык. Шуннан дошман мәчене эзләргә тотындык. Ул, рәхәтләнеп, лапас түбәсендә безне карап утыра икән. Ничек кенә төшерәсе инде моны? Мин мәчегә кар ыргыта башладым. Ул арада Чарли-Петьканы лапас артына куып җибәрдем. “Бандит”ка шактый гы-на эләкте. Ул миннән лапас артына төшеп качмакчы булган иде, каршына эт килеп чыкты. Мәче кире түбәгә менеп, бу якка карады — каршысында мин торам.
Шуннан бу җиргә сикерде. Чарли-Петька моны куып китте, әле сыртын тешли, әле койрыгын эләктерә. Менә мәче тозакка төшеп китте. Андагы бауларга чорналып бетте, куркып, әллә нинди тавыш-лар белән кычкырырга тотынды. Жәлләдем инде, тозактан коткардым. Мәче, артына да борылып карамыйча, үз өйләренә “очты”.
Без, Чапай белән Петька, дошманны җи-ңеп, шатланып өйгә кердек. Соры мәче бүтән безнең тирәдә күренмәде.
Салават ГӘРӘЕВ.
Әтнә, Иске Өҗем.
Кирилл ПРОСВИРНИН рәсеме.
Мамадыш.