Добавить новость
103news.com
Все новости
Март
2025

Рамазанның соңгы ункөнлеге ни өчен кыйммәтле?

0

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәләм хәзрәтләре үзенең мөбарәк хәдисендә: «Рамазан аеның беренче ункөнлеге – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте көннәре, икенче ункөнлеге – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ункөнлеге – җәһәннәм утыннан котылу көннәре», – дигән (Ибн Хузәймә, Сахих).

Рамазан аеның соңгы 10 көне аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу айның ахырында истәлекле көннәр дә бар. Рамазанның 21 нче көне бөтен ислам дөньясында искә алып үтелә торган Фәтех Мәккә көне дип атала. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзенең 12 мең сугышчыдан торган гаскәре белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрен дингә ышанмаган мәҗүсиләр, кяферләр кулыннан азат итә һәм мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбәтулладан, потка-сыннарга табынучыларның иләһләре булган 365 потны, таш сыннарны чыгартып ыргыта. Шулай итеп Фәтех Мәккә көнне Кәгъбәтулла фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кыла торган йортка әйләнә. Фәтех Мәккә көне ислам динендә ялганның җиңелүе, хакыйкатьнең җиңү көне булып тора.

Һәм тагын Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә бик кыйммәтле, мөкаддәс бер кичә бар – ул да булса Кадер кичәсе. Мәгълүм булганча, бу изге кичәдә Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Расүлаллаһ галәйһиссәләм хәзрәтләренә Коръән иңдерә башлаган.

Шуңа күрә безгә дә бу соңгы ункөнлектә аеруча игътибарлы булып, гамәл-гыйбадәтләребезне ихластан кылып, күңелләребезне сафландырып, йомшартып, Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен тырышырга кирәк. Кодси хәдистә Аллаһы Раббыбыз әйткән: «Әгәр кеше Миңа бер уч төбе кадәр якынайса. Мин аның бер кулы кадәр якынаермын. Әгәр Миңа атлап килсә, Мин аңа йөгереп килермен», – дигән (Имам ән-Нәвави) .

Шуңа күрә Рамазанның соңгы төннәре бик кыска: без өйләребездә сәхәргә чаклы төнге нәфел гыйбадәтләр, истигъфарлар (тәүбәләр), догалар кылып, Коръәннәр укып, Кадер кичәсен каршы ала алабыз. Соңгы ункөнлектә бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк, чөнки Расүл әкрам галәйһиссәләм әйткән: «Кем Аллаһка ышанып һәм савабын Аллаһтан көтеп, Кадер кичәсен гыйбадәт белән уздырса, ул кешенең гөнаһлары гафу ителер», – дигән (Бохари, Мөслим).

Нияз хәзрәт Сабиров вәгазеннән кыскартып алынды







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России