Добавить новость
103news.com
Все новости
Апрель
2025

Рөстәм Миңнехановны Үзбәкстанда чия белән сыйладылар

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде. Ул биредә «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашты. Форум алдыннан Татарстан Рәисе Бохара, Нәвои һәм Ташкент шәһәрләрендә берничә объектта булды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Рөстәм Нургалиевич килә. Аны кем каршылый?»

«Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать форумы Үзбәкстанда бишенче тапкыр уза. Анда Россия һәм Үзбәкстан компанияләре катнаша. Татарстан стендын Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев карады.

Җитәкчеләр очрашуының җылы мизгелләрен сурәтләгән кадрларны Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында күрсәтте.

«Рөстәм Нургалиевич килә, дим. Аны кем каршылый?» – ди Шәүкәт Мирзиёев.

«Хезмәттәшлекнең беренче җимешләре. Бохара өлкәсе Хакиме резенденциясендә Рөстәм Миңнехановны төче чиянең беренче уңышы белән сыйладылар», – дип яза Лилия Галимова. Рәиснең чияне бик яратып ашаганы күренә.

Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар алмашу арта

Рөстәм Миңнеханов Ташкентка сәфәре кысаларында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеёвка барлык проектларга даими рәвештә ярдәм иткәне һәм Татарстан белән хезмәттәшлеккә шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан – Үзбәкстан товар әйләнеше 21 процентка арткан һәм 376 млн доллардан артып киткән.

Очрашуда шулай ук ике проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар: Бохара һәм Нәвои өлкәләрендә сәнәгать мәйданчыгы булдыру. «Бу әһәмиятле Татарстан – Үзбәкстан уртак проектлары – безнең илләр хезмәттәшлегенә яхшы өлеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Президентка Бохара һәм Нәвоида булуым турында сөйләдем. Ул безнең уртак проектларны үстерүгә шәхси игътибар бирә», – дип язды Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында.

Фото: © https://t.me/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында әлеге очрашудан видео куйды.

Бохара өлкәсе Хакиме Рөстәм Миңнехановка: «Һәр килүегез безнең өчен яңа мөмкинлекләр ача»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бохара өлкәсе Хакиме Ботир Зарипов белән махсус сәнәгать паркын төзү проектын гамәлгә ашыру динамикасы турында фикер алышты.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, бу сәнгать паркы ил Президенты һәм Премьер-министрның шәхси контролендә. «Безнең сәүдә-инвестицион хезмәттәшлекнең аерым юнәлеше – сәнәгать парклары булдыру буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру. «Химград» компаниясе катнашында «Чирчик» химик-индустриаль технопаркы, «Җизак» технопаркы эшли башлады инде», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Бохара һәм Нәвоидәге агымдагы проектларга да шундый ук игътибар бирелүен ассызыклады. Инвесторларны җәлеп итү мәсьәләсенә аерым тукталдылар. Рөстәм Миңнеханов, инвестор нәкъ менә шушы мәйданчыкны сайласын өчен, тулы бер экосистема булдырырга кирәклегенә игътибар итте. Аерым алганда, торак төзергә, предприятиеләр өчен квалификацияле кадрлар әзерләргә мөмкин булырлык уку үзәкләре оештырырга.

Бохара өлкәсе Хакиме Рөстәм Миңнехановка проектка шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең һәр килүегез безнең өчен яңа мөмкинлекләр ача. Бөтен команда инвесторларны җәлеп итү өчен тырышып эшли. Без, Сезнең бүгенге тәкъдимнәрегезне исәпкә алып, бизнес-план төзиячәкбез», – дип ышандырды Ботир Зарипов.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России