Добавить новость
103news.com
Все новости
Май
2025

Татарстанда капиталь ремонт программасы: кем түләми, кемгә ташлама бирелә?

0

Күп фатирлы йортлардагы торак милекчеләре капиталь ремонт өчен квитанцияләрне даими түләп бара. Алга таба бу акчалар, кирәк булганда, искергән гомуми йорт конструкцияләрен торгызуга яки алыштыруга тотыла. Татарстанда капиталь ремонт өчен кемнәр түләргә тиеш түгел, шулай ук кемнәр ташламага исәп тота ала? Бу хакта «Татар-информ» яза.

Капиталь ремонт программасы

Күп фатирлы йортларда ремонт эшләре ике төргә бүленә: агымдагы һәм капиталь. Агымдагы ремонт даими рәвештә башкарыла һәм идарәче оешма, ТСЖ яисә ТСН квитанцияләре аша керә торган айлык түләүләр хисабына гамәлгә ашырыла. Капиталь ремонт, агымдагы ремонттан аермалы буларак, зур системаларны һәм конструкцияләрне, мәсәлән, барлык түбәләрне яки суүткәргеч һәм җылыту кебек инженерлык коммуникацияләрен тулысынча алыштыруны яки торгызуны күздә тота.

Татарстанда капиталь ремонтка түләүләрдән кемнәр азат ителә?

Күп фатирлы йортларда фатир хуҗалары капиталь ремонт өчен түләргә тиеш, әмма кайбер категория гражданнар өчен искәрмәләр бар. Капиталь ремонт өчен түләмәү хокукына ия кешеләр:

  • авария хәлендә дип танылган һәм сүтелергә тиешле йортлардагы торак милекчеләре;
  • КРТ кысаларында реновация программасына кертелгән биналарда яшәүчеләр;
  • дәүләт яисә җирле органнар ихтыяҗлары өчен алына торган йортлардагы фатир хуҗалары;
  • СССР Геройлары, РФ Геройлары, Хезмәт Геройлары, шулай ук Дан һәм Хезмәт Даны орденының барлык дәрәҗәләре белән бүләкләнүчеләр.

Гражданнарның аерым төркемнәре капиталь ремонт өчен түләүгә 50 процент ташлама рәсмиләштерергә хокуклы. Мондый ташлама түбәндәгеләргә бирелә:

  • 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә;
  • хезмәткә сәләтлеләр булмаган гаиләләрдә яшәүче пенсионерларга;
  • I һәм II төркем инвалидларга;
  • сугыш ветераннарына һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга;
  • радиациядән зарар күрүчеләргә;
  • инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә;
  • махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России